Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда хоккей кортларын кышка әзерлиләр

Әлеге вакытта районда кышка хоккей кортларын төзү, искеләрен яңарту эшләре бара. Бүгенге көндә Иштирәк авылындагы хоккей корты тулысы белән эшләнеп беткән. Шулай ук Иске Дөрештәге хоккей кортында да төзелеш эшләре тәмамланган, ут кертәсе генә калган. Күзкәй, Шилнәбаш, Биклән, Боерган, Сәмәкәйдә исә хоккей кортларында төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Әлеге...

Әлеге вакытта районда кышка хоккей кортларын төзү, искеләрен яңарту эшләре бара. Бүгенге көндә Иштирәк авылындагы хоккей корты тулысы белән эшләнеп беткән. Шулай ук Иске Дөрештәге хоккей кортында да төзелеш эшләре тәмамланган, ут кертәсе генә калган. Күзкәй, Шилнәбаш, Биклән, Боерган, Сәмәкәйдә исә хоккей кортларында төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Әлеге торак пунктларда корт өчен баганаларны урнаштыралар, аңа фанера кую, корт буласы җирләрне тигезләү, тартманы урнаштыру эшләре белән мәшьгульләр. Бу көннәрдә Яңа Бүләктә дә барлык төзелеш материалларын сатып алып, корт төзелешенә керештеләр, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев бу атнада үткән дүшәмбе киңәшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев