Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кешесе доллар арта дип коткыга бирелми

Икътисад тотрыклы түгел, Россия сумы куәтен югалтты. АКШ долларына карата ул арзанайды. Бүген бер доллар 54,56 сумны, бер евро исә 66,75 сумны тәшкил итә. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина тиздән валюталар тотрыкланачак дип өметләндерә. Әмма халык сумның арзанаюына борчыла, аның белән бергә товарларга да бәяләр арта бит. Ә сезне...

Резидә Сафина, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы:
- Билгеле, борчылырга урын бар. Кибетләрдәге ажиотажлар турында да телевизордан карап, газетадан укып белеп торабыз. Үзем мондый коткыга бирелмәдем. Дөньяда нинди хәл булуына карамастан, үзең өчен мәңгелек запас туплап булмый. Кибет киштәләрендәге бәяләр дә төрлечә. Кесәңә карап, үзең теләгәнне сайлап алырга була.
Резидә Мәүҗитова, Яңа поселогының татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Бәяләр артуы, икътисадның тотрыксыз булуы борчый, әлбәттә. Ләкин моңа карамастан, барысын да әйбәт кенә ерып чыгарбыз дип ышанам. Кибетләрдәге товарларны күпләп алуларын да ишетеп торам. Минем уйлавымча, бу ашамлык, видео-аудиоаппаратура сатучы кибетләрнең аерым бер махсус акциясе кебек. Ни өчен дигәндә, бу көннәрдә үтмәс әйберләрен дә сатып бетерделәр түгелме?! Мин бер нәрсәне генә телим: берүк дөньялар тыныч булсын, сугыш дигән афәтләрне күрергә язмасын. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: без дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә балалар белән доллар, евро акчалары турында сүз кузгатабыз. Алар үзләре дә интернет челтәрләре аша сумның бүгенге торышын белеп торалар.
Гүзәл Вәлиева, Иске Абдул мәдәният йорты директоры:
- Яңа ел алдыннан һәрвакыт нәрсә дә булса килеп чыга инде ул! Мин һәрнәрсәнең үз урынына кире кайтуына ышанам. Хәтерлим, 90нчы елларда шундый акча җитмәү, кризис булып алган иде. Ләкин бу юлы алай булмавына өметләнәм. Халыкта туган ажиотаж да вакытлыча гына ул! Кәҗә - йомшак хайван. Ул безгә бары тик яңа өметләр, зур уңышлар гына алып киләчәк, Алла теләсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру