Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады

"Көзге кыр эшләре соң тәмамлану сәбәпле, техника ремонтына дигән бер ай югалды", - диде министрлыкның механизация бүлеге башлыгы. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов "Татар-информ"га язгы кыр эшләренә керешү өчен техника ремонты бер айга соңарды дип белдерде. "Былтыр урып-җыю, туңга сөрү озак, көз ахырына кадәр бару сәбәпле,...

"Көзге кыр эшләре соң тәмамлану сәбәпле, техника ремонтына дигән бер ай югалды", - диде министрлыкның механизация бүлеге башлыгы.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов "Татар-информ"га язгы кыр эшләренә керешү өчен техника ремонты бер айга соңарды дип белдерде.

"Былтыр урып-җыю, туңга сөрү озак, көз ахырына кадәр бару сәбәпле, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга дигән бер ай вакыт югалды. Гадәттә, күп хуҗалыклар Яңа елга кадәр кайбер техниканы ремонтлап бетерә иде. Быел да эшләгәне - эшләде, әмма техника эштән соң гына туктагач, ремонт белән авыргарак туры килде", - диде бүлек башлыгы.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә керешергә әзер. Язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк. Шуның 1 млрд 700 мең сумлыгы инде алынган.

Равил Булатов шулай ук Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнарны да атаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев