Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкыннан хокук саклаучыларга мөрәҗәгатьләр елдан-ел арта

Район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена кергән мөрәҗәгатьләрнең һәм гаризаларның гадәттәгечә узган ел да артуы күзәтелгән, аларның саны ел буенча 7 меңгә якын җыелган. Бу турыда Эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов хәбәр итә һәм еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, кайбер саннарга һәм фактларга туктала.

Законсыз әйләнештән кораллар һәм хәрби кирәк-яраклар алынган

Ел дәвамында 469 җинаять теркәлгән, бу 2013 елга карата 7,9 процентка кимрәк. Шулардан авыр һәм бик авыр җинаятьләр саны 15 процентка, милек белән бәйле җинаятьләр 6,2 процентка кимегән, террорлык һәм экстремистлык гамәлләре район территориясендә теркәлмәгән.
Корал һәм шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җайланмалар белән бәйле 6 җинаять теркәлгән. Законсыз әйләнештән 6 берәмлек корал һәм 35 берәмлек хәрби кирәк-ярак алынган. Моннан тыш, халыкка хәрби коралларны дәүләткә тапшырырга кирәклеге турында аңлатканнан соң, 7 кеше үз иреге белән коралын китереп биргән.

Исерекләр, элек хөкем ителгәннәр җинаятьне күп эшли

Җәмәгать тәртибен саклауда иң проблемалы мәсьәләләр булып исерекләрнең, элек хөкем ителгәннәрнең тәртип бозуы тора. Узган ел эчкән килеш кылынган җинаятьләр 2013 ел белән чагыштырганда 42гә артык булып, 127не тәшкил иткән. 2300 кеше эчкән килеш җәмәгать урынында йөргән өчен штрафка тартылган. Элек хөкем ителгәннәр катнашындагы кырын гамәлләр бераз кимесә дә, тынычланырга иртә әле.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 22 кырын эш билгеле булган, 30 административ беркетмә төзелгән. Бүген Эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы наркоманнар саны 49.

Гаиләдәге низаглар баланы җинаятькә этәрә

Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләр дә зур борчу тудыра - соңгы елларда аларның саны артуга таба бара. Үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән 5 ата-анага карата җинаять эше кузгатылган, 288 ата-анадан штраф түләтелгән. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган 16 җинаять тикшерелгән, хокук бозучы егет-кызларның 5есе тукайлылар. 30 яшүсмер бүгенге көндә Эчке эшләр бүлегендә профилактик исәптә тора.
Мондый төр җинаятьләрнең башы гаиләгә килеп тоташа. Гадәттә гаиләдәге низаглар, авыр мохит, начар мөнәсәбәтләр балаларның хокук бозуына китерә. Бүген районда шундый 78 гаилә исәпләнә.

Гаилә җәнҗаллары - участок вәкаләтлеләренең баш авыртуы

Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганда килеп чыккан җинаятьләрнең саны 2013 елда 31 булса, былтыр 50гә җиткән. Гадәттә, бу төр хокук бозулар туганнар арасында чыга. Мондый җинаятьләрне кисәтү максатыннан гаилә җәнҗалчылары исәпкә куела, алар һәрдаим күзәтү астында тора. Превентив юнәлештәге җинаятьләр, ягъни үтерү белән янау, кыйнау, сәламәтлеккә зыян китерү шулай ук Эчке эшләр бүлегенең аерым контролендә. Узган ел районда шундый 114 хокук бозу күзәтелгән.

Кыек ятканның барысын да урлыйлар

Урлаулар бүген Эчке эшләр хезмәткәрләренең баш бәласенә әйләнеп бара. Төзелеш объектлары, бакча йортлары - каракларның иң яраткан урыннары. Кайда нәрсә кыек ята, кайда нәрсә сак астында түгел - алар барысына да өлгерә. Эш коралларын, төзелеш материалларын караучысыз калдырмаска, бакчалардан кышка кыйммәтле әйберләрне алып китәргә дип күпме генә кисәтелсә дә, халык битараф кала бирә һәм үз ваемсызлыкларының җимешен татыйлар.

Ничә еллар алданабыз

Социаль характердагы алдаулар һаман кимеми. Матбугат чаралары аша яки башка юл белән никадәр кисәтелеп торуга да карамастан, мошенниклар кармагына эләгүчеләр табыла тора. Терминаллардан, кәрәзле элемтә чараларыннан алдакчылар кулына йөзләгән меңнәр күчә. Автомобиль оттыгыз, аны алу өчен алдан фәлән сум акча салыгыз, балагыз кеше бәрдерде, аны коткару өчен фәлән сум китерегез, дигән сүзләргә халык инде ничә еллар ышана һәм алдана.
Авылларда әби-бабайларның өенә «бозым чыгаручылар», «чирләрдән арындыручы» медицина товарлары сатучылар да еш килеп керә. Шуны истән чыгарырга ярамый: мошенникларның максаты сезгә булышу түгел, үзләренә акча эшләү. Ә сезнең бурыч - акчагызны саклау.

Ришвәт бирүчеләр һәм алучылар соңгы вакытта аерым күзәтүдә

Коррупция гамәлләрен үз эченә алган кырын эшләрне ачуга да соңгы вакытта игътибар арта, дип белдерәләр Эчке эшләр бүлегендә. Узган ел хокук саклаучылар ышанып тапшырылган милекне үзенеке итүнең 6 очрагын, ришвәт алуның 4 очрагын, вазифадан файдаланып җинаять кылуның 29 очрагын ачыклаганнар.
фото http://www.pravda.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун җәмәгать тәртибе