Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильсез бер көн 

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелде. Бу көнне машиналардан баш тартып, автобуста яки велосипедта, шулай ук җәяү йөрергә тәкъдим ителә. Акция һавага чыгарылган газларның күләмен киметергә һәм җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтергә ярдәм итә. Чарага Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр дә кушылды.

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшел патруль» һәвәскәрләр берләшмәсе әгъзалары белән берлектә «Татарстан» совхозы поселогы үзәгендә «Автомобильсез бер көн» акциясен үткәрде. Чарада волонтерлар hәм, гомумән, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр катнашты. Бу көнне алар автомобильдән баш тартып, кем самокатта, кем велосипедта, кем роликларда, ә кемдер җәяү эшкә килде. Әйдәгез, бергәләп кайвакыт булса да машиналарны калдырып торып җәяү күбрәк йөрик.

Тамара ТУЗЕЕВА,
Кнәз мәдәният йорты директоры. 

Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев