Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авиаһәлакәттә фаҗигагә юлыккан кешеләрнең туганнарына ярдәм итү өчен махсус хисап ачылды

17 ноябрь көнне, 19 сәгать 26 минутта Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыкты. «Боинг - 737» очкычында барлыгы 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле булган. Алар арасында исән калучы юк. Пассажирлар арасында Татарстан Республикасы Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов та булган. 18 ноябрь Татарстан Республикасында...

17 ноябрь көнне, 19 сәгать 26 минутта Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыкты. «Боинг - 737» очкычында барлыгы 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле булган. Алар арасында исән калучы юк. Пассажирлар арасында Татарстан Республикасы Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов та булган.
18 ноябрь Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.
Бүгенге көндә исә һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклау эшләре бара. ТРның электрон газетасы хәбәр итүенчә, «Боинг-737»ның очар алдыннан техник җитешсезлекләре табылмаган. Шул ук вакытта федераль телеканалларда бу көнне әлеге самолетта Мәскәүгә очучы пассажирларның очкыч белән ниндидер проблемалар булуы турында да әйтелде. Пассажирлар сүзләренчә, самолет «Домодедово»га төшкәндә үк бик нык селкенгән, авырлык белән генә җиргә утырган. «intertat.ru» белдерүенчә, һәлак булучыларны идентификацияләү эше озакка сузылырга мөмкин. Самолет вертикаль торышта диярлек җиргә төшкән һәм шартлаган. Шунлыктан теге яки бу кешенең мәетен ачыклау өчен генетик тикшерүләр, ДНК-анализлар да кирәк булачак.
Республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән исемлеккә караганда, самолетта Дагыстан, Амур өлкәсе, Удмуртия, Чиләбе, Волгоград, Рязань, Төмән, Новосибирск, Мари Иле, Казахстан республикасы, хәтта Украина һәм Бөекбритания гражданнары да бар.
Әлегә исә Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән Татарстан җитәкчелеге, аерым алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә һәлакәт уңаеннан кайгынамәләр килә.
Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, һәлакәттә фаҗигагә юлыккан кешеләрнең туганнарына ярдәм итү өчен махсус хисап ачылган. Ярдәм итәргә теләүчеләр «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондына акча күчерә ала: 420066, Казан шәһәре, Меридианная ур., 1а йорты.
Реквизитлар:
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа: «Жертвам авиакатастрофы»
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт

2
X