Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атнасына – алтмыш өстәл

Район үзмәшгульләр ассоциациясендә төрле юнәлешләр буенча 1150 кеше эшли. Алар сәнәгать товарлары, азык-төлек җитештерә, ризык әзерли, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә, төрле курслар оештыра, юридик яктан ярдәм итә. Араларында корпуслы мебель ясаучылар да бар. 

Биклән авылында яшәүче Анна һәм Антон Максимовлар матурлык салоннары, чәчтарашлар һәм өй өчен яктырткычлы гример өстәлләре ясыйлар. Дүрт төрле модельнең ике төре эш, икесе өй өчен ясала. Алар җитештергән товар районда, Чаллы һәм Кама аръягында гына түгел, республикада да яхшы дан алырга өлгергән инде. 
– Бу бизнес белән дүрт ел шөгыльләнәбез, – дип сөйли Антон Максимов. – Кеше яллап эшләтмибез. Үзмәшгуль статусындагы кеше бизнеста мөстәкыйль эшләргә тиеш. Соңгы ел ярымда мебельне серия-ләп җитештерәм һәм республика буенча таратам. Белдерүләр сайтлары буенча товар яхшы сатыла. Атнасына 50-60 данә гример өстәле ясалса да, заказларны тулысынча үтәп бетерергә өлгермибез. Әзер мебельне клиентка үзебез илтеп бирәбез. Халык күбесенчә ак төстәге гример өстәленә өстенлек бирә. Мебель өчен материалны сәүдә йортыннан сатып алабыз, электр товарларын Ульяновск шәһәреннән кайтартабыз, – ди үзмәшгуль. 
– Хатын-кызга шуруповерт, дрель, саморезлар белән эш итү җиңел түгел. Шулай да иремә булышу теләге көчле булганга, мебель ясаганда кулланыла торган эш коралларын кулланырга тиз өйрәндем. Остазым – ирем, сабыр холыклы, эш серләренә җайлап кына төшендерде. Шуңа да бу эш күңелемә хуш килде, – ди Анна иренең күркәм холкын ассызыклап.
Максимовлар үзмәш-гуль булып теркәлеп эшләүнең уңай яклары хакында аеруча дәртләнеп сөйлиләр. 
– Район үзмәшгульләр ассоциациясе рәисе Эльфат Хәбибрахманов үз эшенә җаваплы карый. Үзмәшгульлек кысаларында төрле өлкәләр буенча укулар, тренинглар оештыра. Анда бизнес өлкәсендә хокук-бурычларыбыз буенча да белем алабыз. Үткәрелә торган чаралар үзара аралашуга һәм тәҗрибә алмашуга юл ача, яңа клиентлар табарга да ярдәм итә. Кеше социумда, ягъни җәмгыятьтән аерылмыйча яшәгәндә генә төрле яклап үсә, тәҗрибәсе арта, – диләр. 
– Үзмәшгульлек – сез-нең яшәү чыганагы. Ә күңел өчен ниләр белән шөгыльләнәсез? – дип сорыйм. Максимның җавабы мине гаҗәпләнү катыш сөендерде.
– Тамырларым Аксубай районы Урмандеево авылына тоташкан. Анна – Яңа Мусабай авылы кызы. Хатыным белән безнең шәҗәрәне төзү эшенә алындык. Бу, беренчедән, өч һәм биш яшьлек улларыбыз үз тамырларын белеп үссен дигән нияттән эшләнсә; икенчедән, җиде буын ата-бабага хөрмәтебезне күрсәтә. Үткән ел Актаныш районында уздырылган шәҗәрәләр конкурсында катнашып призлы урын яуладык. Рухи байлык туплау, балаларны шул рухта тәрбияләү ата-ана буларак төп бурычыбыз, – ди яшь гаилә. – Үзмәшгульлек статусы легаль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирүе, салым түләү буенча ташламалар булуы белән дә кызыктырды. Физик затларга продукциябезне сатудан кергән керемнең 4 процентын, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләргә корпуслы мебель сатканнан кергән табышның 6 процентын түлибез. Интернетка кереп «Минем салым» махсус кушымтасы аша эшлибез – вакыт янга кала. Пандемия чорында 2019 ел өчен түләгән салымыбыз кире кайтарылды. Үз бизнесын алып барган кеше сыгылмалы булырга, тиз арада хәл-вакыйгага бәя бирә белергә һәм кул кушырып утырмаска тиеш. 
– Үзмәшгульләргә грантлар алу мөмкинлеге каралганлыгын беләсезме соң? – дигән сорау бирәм Максимов-ларның юридик яктан белемен чамаларга теләп.
– Үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес өчен дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмгә өмет итә алалар, күп кенә дәүләт программаларында да катнашырга мөмкин. Әлегә алардан файдаланмадык. Алда күз күрер, – ди белеме буенча КАИ тәмамлаган инженер-конструктор Антон Максимов. 
Эш өчен дә, өй өчен дә менә дигән корпуслы мебель җитештерүчеләрдән клиентлар һәрвакыт канәгать калыр дип ышанабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев