Армиягә китә егетләр
Иске Абдул авылы мәдәният йорты сәхнәсендә егетләрбезне хәрби хезмәткә чакыру компаниясе башлану уңаеннан, районкүләм тантаналы чара узды. Билгеле булганча, 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
Залга районыбызның авыл җирлекләреннән бик күп яшьләр җыелган иде. Бәйрәмне район җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзе белән район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев башлап җибәрде.
Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев үзенең чыгышында бугенге көндә Россия буйлап төрле частьларда районыбыздан 80 егетенең лаеклы хезмәт итүен, аларның хезмәте турында бары тик яхшы хәбәрләр генә килүен билгеләп үтте. Шулай ук авто мәктәптә яшьләрне хәрби һөнәрләргә әзерләү буенча эзлекле эш алып барылуын, ДОСААФта хәрби машина йөртүче таныклыгын бушка укып алу мөмкинлеге булуын да әйтеп узды. Безнең яшьләр нигездә Үзәк хәрби округында хезмәт итәләр. Шул ук вакытта егетләребезнең 30 % үзләренең теләкләре буенча Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итү мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте.
Армия хезмәте – җиңел эш түгел. Россия Федерациясе конституциясе нигезендә һәр егет армия хезмәтен үтәргә тиеш. Бу Ватаныбыз алдындагы бурыч. Бу язгы чакырылышта китәчәк егетләребез дә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дип ышанып калабыз диде ул. Шулай ук , военкоматның хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Барый Мингазов егетләргә җылы теләкләрен җиткерде.
Аннары хәрби хезмәткә чакыручыларны сәламләү, үзләренең әтиләрчә ныклы сүзләрен әйтү өчен хәрби хәрәкәт ветераннары Фәрит Галәветдинов , Риф Хуҗәхмәтов, Фәнис Хаҗиев, Мөслимнән хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов сәхнәгә күтәрелде. Алар яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Фәрит абый кырык ел буе кадерле ядкарь итеп саклаган чигүле куляулыгын тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Ике ел буе күкрәк кесәсендә йөргән, йөрәген җылыткан, таулы-ташлы Әфганстан җирләреннән әйләнеп кайткан кулъяулык бит ул.
Хәрби хезмәтен декабрь аенда гына тәмамлап кайткан Ирек Таңы авылы егете Флүр Шәяхмәтов егетләргә үзенең киңәшләрен бирде. “Армия –
тормыш мәктәбе. Ул мәктәпне һәр егет лаеклы үтәргә тиеш”, – диде.
“Гиндукуш” хәрби дан музее җитәкчесе Гарипова Резеда яшьләребезне музейның эшчәнлеге белән таныштырды. Чөнки музейның төп бурычларының берсе армия хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, егетләрне хәрби хезмәткә хәзерләүгә һәръяклап ярдәм итү, районыбыз сугыш геройлары белән таныштыру, алар үрнәгендә лаеклы алмаш тәрбияләү. Балаларыбыз сугышларны музей залларында гына күрсәләр иде, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде. Сугыш батырларының исемнәре уеп язылган һәйкәлләребез уяулыгыбыз сагында торсыннар иде диде ул.
Әни – һәркемнең тормышында иң изге кеше. Барлык солдат әниләре исеменнән иң җылы, иң ихлас теләкләрен булачак солдатларга Елена Вахитова җиткерде. “Әниләрегезнең догалары ерак җирләрдә дә сезне саклап-яклап торсын”, – диде ул.
Бәйрәм ахырында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен “Гиндукуш” хәрби дан музеена экскурсия оетырылды. Музей залларында урнаштырылган экспонатлар безне военкоматтан, присяга кабул итүдән башлап, хәрби хезмәт тарихы, халкыбыз үткән авыр сугыш юлы, районыбыз горурлыгы – Бөек Ватан сугышында җиребезгә җиңү китергән геройларыбыз, Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз батырлыгы турында сөйли бит ул музей. Кунакларыбыз өчен экскурсияне музей хезмәткәре Лилия Гайнетдинова алып барды. Экскурсия барышында бер әһәмиятле куанычлы вакыйга булды. Бер егетебез хәбәрсез югалган дип саналган бабасының фамилиясен исемнәре кайтарылганнар арасыннан тапты. Димәк, тагын бер солдатның батыр исеме туганнарына кайтарылды дигән сүз.
Резеда Гарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев