Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арабыздан беребез

Безнең Боерган авылы кызы Ләйсәнне беләсезме? Беләсез! Ул Яр Чаллы-Боерган автобусында унөч ел инде кондуктор булып эшли. Ачык йөзле, сабыр холыклы Ләйсән Гарипова ул.

Ләйсән – хөрмәтле укучым, Нәҗип абый белән Сәгыйрәнең дүртенче кызы. Бу гаилә кунакчыллыгы, яшәү ямен һәм тормышның кадерен белүләре белән авылыбызның матур үрнәге. Сәгыйрәнең шушы сыйфатлары кызына да күчкән. Аның тәмле ризыклары белән кемнәр генә сыйланмаган?! Авылга товар сатучылар килсә дә аңа керә һәм кунып чыга иде. Хәтеремдә, бервакыт урам буйлап киләм шулай, Гөлфия Мәхмүтова каршыма очрый. «Кая барасың, адашым?» – дим. «Менә, әнкәй янына керәм әле», – ди. Күршесендә яшәүче Сәгыйрә ханыма әнкәй дип дәшә икән. Әниләре кебек якын итәләр Сәгыйрәне күрше-күләне. «Юмарт Сәгыйрә» дигән күңелгә ятышлы даны таралган аның. Шундый күркәм исемгә лаек ананың кызы Ләйсән дә нәкъ әнисе сыман, холкы, эш-гамәлләре белән. 
Җәй, көз айларында еш кына Ләйсәндә кунак булам. Менә тагын килдем әле Ләйсәнгә кунакка – яз башында. Күңелдә, хәтердә җәйге матур гөлбакчасы яңарды. Хәтер сандыгымдагы матурлыкны сезнең белән уртаклашыйм әле. 
Капканы ачып керү белән мине хуш исле, аллы-гөлле чәчәкләр каршы алды. Өйгә керергә дә онытып, сокланып карап торам. Ниндиләре генә юк чәчкәләрнең! Инде җимеш бакчасына керсәң... Алма, чия, слива, груша, облепиха, хәтта ки абрикос та үсә анда. Күңелем күтәрелде, җыр сузасым килеп китте: «Ишек алдым гөлбакча, карыйм сокланып кына...»
Матурлыкка сокланып дөньямны онытканмын икән. Ләйсән ачык тәрәзәдән миңа карап елмая. «Апа, керегез, чәй кайнады, коймак өлгерде», – дип, табынга дәшә. «Казанга ни салсаң, чүмечкә шул чыга» ди халык. Суйган да каплаган әнисе бит бу бала. Өстәл тулы ризык. Җир җиләгенең хуш исе бөтен өйгә таралды. Кай арада җыярга өлгергән? Яр Чаллыда яшәүче туганнары Кәүсәрия, Гәүһәрия таңнан торып җиләк җыеп кайтканнар икән. Җир җиләге – бакча артларында гына. Туганнары белән тату, бердәм яшиләр. «Тату аш татлы була» дигән ата-бабаларыбыз. Бу – хак сүзләр. Авыр чакларда ярдәмгә килүче дә туганың бит ул. Ә бит кешегә сынаулар да килми тормый. Ләйсән белән Рәсүл бер-берсен мәктәп елларыннан ошатып, яратышып кавыштылар. Бу бәхет, пар канатлы тормыш нибары өч ел гына дәвам итте – Ләйсәнгә авыр сынау аша туры килде. Сөекле ире Рәсүл фаҗигале төстә вафат булды. Ләйсән өч яшьлек улы Раил белән тол калды. Толлыгын күз яшьләре белән юып, бер эшкә дә кулым бармый дип утырмады ул. Ләйсән көчле рухлы булуы белән авылдашларына, туганнарына үрнәк булды. Газиз ирен югалту ачысын кешегә сиздермәскә тырышып яшәде. Ятимлекне сизмәсен, кешедән ким булмасын дип, улын яхшы итеп тәрбияләп үстерде. Инде Раилгә 24 яшь, ул Дәвек авылы кызы Регинаны яр итте. Раил һәр елны авыл Сабантуенда батыр кала. Яр Чаллы шәһәрендә 55нче янгын сүндерү частенда эшли. Раил – әнисенең алтын баганасы, гаилә тоткасы. Бу – ана өчен зур бәхет.
Булганнан бар да була, диләр. Ләйсән нәкъ менә шундый ханым. Аш-суга да оста ул. Әнә, аш бүлмәсендә бер табак шәңгәсе өелеп тора. 
– Нигә болай күп итеп пешердең, Ләйсән? – дим.
– Әнкәй: «Нәрсә пешерсәң, шул җитәрлек булсын. Туганнарыңны, күршеләреңне, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны онытма, кызым», – дип үстерде. Әле менә күршеләргә, өлкән яшьтәгеләргә күчтәнәчләр кертеп чыгасым бар», – дип сокландыра.  
Ләйсән хезмәт күрсәтә торган маршрут автобусында күбрәк дачниклар йөри. Алар да Ләйсәнебезне үз итә, яраталар. Күпләре аңа чәчәкләр бүләк итә, кыяр-помидорын бирә. 
Юмартлыгы, ачык йөзле булуы белән кешеләр күңелен яулаган укучыма карап сокланам да, сөенәм дә. Матур, тату гаиләдә тәрбияләнгән кеше шундый буладыр ул. Ләйсәннең әтисе Нәҗип абый совет армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң авылда чылбырлы тракторны иярли. Күп еллар Чулман елгасында маякчы булып эшли. Ә тормышта балаларына үзе маяк булган кеше ул Нәҗип Гарипов.  
Ләйсәннән шау чәчәктә утыручы бүлмә гөлләрен, бакча чәчәкләрен үстерү серләрен беләсем килде. «Иртән торуга гөлләремне, бакчама чыгуга чәчәкләремне иркәләп уятам. Әле генә ачылып килә торган бөреләре белән сөйләшәм. Алар елмая. Әнә тегендә кыр чәчәге – василек, янәшәсендә бодай, арыш. Алар гел бергә, басудагы кебек. Шулай корылган аларның табигате. Туган туфрагыма ялантәпи басам. Туфрак, гөлләр, чәчкәләр миңа көч-куәт бирә – яшисем килә, сөенәм...» Әнә шулай яратып сөйли гөлләре хакында Ләйсән. «Кыяр-помидорларың нык, көчле күренәләр. Шифалы яңгырлар яудырдыңмы әллә?» – дим шаяртып. «Барысы да яратуны сизә, шуңа алар яхшы үсәләр. Уңышы да мул була», – дип җавап бирә укучым. Бакчада чәчәк үсентеләре бик күп. Ул аларны дус-ишләренә, туганнарына, күршеләренә тарата. 
Бакчада чыр-чу, күңелле авазлар яңгырый. Туган-тумачаның оныклары кайткан икән. Чәчкәдән чәчкәгә кунган күбәләкләр кебек матурлыкка сокланып, сукмактан сукмакка төшеп, йөгереп йөриләр. 
«Яран гөл» – Боерганның фольклор ансамбле шулай атала. Бик белеп куштык без бу исемне. Авылыбыздагы һәр өйнең тәрәз төбендә үсеп, чәчәк атып утыралар. Ләйсәннең яран гөлләре – ак, ал, алсу, кызыл, җете кызы, шәмәхә... Ниндиләре генә юк? Барысы да шау чәчәктә. «Чәчәкләремә карап моңланам да, тигезлек белән яшәгән кыска гына чорны искә алып, газиз иремне сагынам. Әнкәем, әткәемне, игезәк кызлар тудырганда үлгән Гүзәлия апамны юксынам... Аларны һәрвакыт искә төшерәм», – ди Ләйсән. 
Гөлфия Әһлиева.
Боерган авылы.
/ Фото Боерган авыл җирлегеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев