Юмореска
Әле кайчан гына 23 февраль алдыннан борынын күтәреп йөргән Габделхәйнең бу көннәрдә бер дә кәефе юк. Хатын-кызлар көне җитә бит. Нинди бүләк алырга? Нәфисәсе аның үзенә ике пар носки, кырынырга күбек һәм бер кульяулык биреп котылды. Менә хәзер Габделхәйнең чираты. И баш ватты ул, интекте, хәләл җефетенә нинди бүләк алып бирергә дә белмәде. Бер яктан, сөендерәсе дә килә, икенче яктан, кыйммәт тә булмасын, кирәкле әйбер булсын. Тукта, дип уйлады ул, күрше Кәрим Сафиясенә ни бүләк итәргә җыена икән? Бәлкем берәр киңәш бирер.