Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәт алма

Коррупциягә каршы закон кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үткән ел ришвәт бирүнең 84 очрагын булдырмый калганнар.  

Быел да әлеге юнәләштә актив эш алып барыла. Ел башыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт бирүнең 7 очрагы туктатылган, ришвәтчелеккә бәйле 50дән артык хәбәр кабул ителгән. 
Әйтик, 30 январь көнне Казан шәһәрендә «Дэу Нексия» машинасын йөртүче административ штрафтан качу нияте белән инспекторга акча тәкъдим итә. Шушы адымы өчен аңа карата РФ Җинаять Кодексының 291 статьясы буенча җинаять эше кузгатылыла. 
8 февральдә тагын бер Казан шәһәре гражданинына ришвәт тәкъдим иткәне өчен үкенергә туры килә. Машинасының иминият полисы булмау сәбәпле, ул да инспекторга акча биреп котылмакчы була. 
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: вәкаләтле затка ришвәт биргән кеше, РФ Җинаять Кодексының 291 статьясы буенча җаваплылыкка тартылырга, иректән дә мәхрүм ителергә мөмкин. Административ штрафны түләмәү очрагында исә әлеге гражданнарны чит илгә чыгармаска мөмкиннәр. Әйтик, быел январь аенда гына өч кешегә чит илгә чыгу мөмкинлеген чикләп куйдылар.           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев