Беренче космонавт белән үткән юл
Бу язма 1963-1965 елларда беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринны йөрткән Хәмәтгариф Хәмәтнәҗип улы Сәйфиевка багышлана. Сөеклемә быел 80 яшь булыр иде. Минем язмам бик күп сугыш чоры балалары кичергән уртак язмышларны тасвирлар. Беркайчан да әти сүзен ишетмәгән, шулай да күпләр сокланырлык югары әхлакый сыйфатларга ия булган гади машина йөртүче Гариф турында сөйләргә телим.
«Балаңны исән-сау табып үстерә алсаң, киләчәк тормышыңда таянычың булыр»
Кем шундый бала тәрбияләргә сәләтле булды икән диярсез? Ул – бер сыйныф та укымаган кайнанам Шәмселбаян Солтангали кызы. Кулыма каләм алырга мәҗбүр иткән иң зур этәргеч тә шушы Бөек Ана образы. Ул бүгенге көндә юк инде. Ә аның тәрбия үрнәген кайберәүләрнең тормыш тәҗрибәсенә кертергә мөмкин.
Гариф бу дөньяга килгәндә бары тик 1700 грамм авырлыкта була. Кендек әбисе аңа: «Кызым Шәмселбаян, бу бала яшәмәячәк», – ди. Җитмәсә, газиз ире Хәмәтнәҗип сугышка киткәндә: «Көмәнеңне сакларга тырыш, балаңны исән-сау табып үстерә алсаң, киләчәк тормышыңда таянычың булыр», – ди. «Сугыш хәлләрен белеп булмый, әллә кайтабыз, әллә юк», – дип тә өсти яшь ир. Бу инде булачак әтинең соңгы сүзләре була. Смоленскиның Дорогобуж шәһәре янында ул һәлак була ул.
Менә шуннан яшь ана бөтен барлыгын газиз һәм сөекле баласына багышлый. Зур тырышлык белән генә бала көннән-көн алга бара, исәя, көрәя, матурлана башлый. Ләкин ул чакта декрет ялы юк, бәләкәй кабык арбага салып басуга эшкә йөртергә туры килә. «Йоклагач, егылып төшмәсен дип, арбадан алып җиргә куя идек», – дип сөйли иде әнкәй. «Бала уянгач, үрмәләп, камылларга кадалып, ертылып бетә торган иде», – дип искә ала иде әнисе.
Ә инде яше тулганда гаиләдә тагын бер тетрәнү. Гарифның бабасы Сәйфетдин карт бик саран, усал кеше була. «Килен, син бездә торгач, безгә күп салым килә, син үз анаң янына кайт инде, – ди. – Иреңнән үлү хәбәре килгәч, без сине гаилә әгъзасы итеп санамыйбыз», – дип тә өсти. Шулай итеп сигез балалы дүртпочмаклы өйгә тагын ике ятим өстәлә. Гаилә ишле булса да, авырыксынмыйча кабул итәләр Шәмселбаянны.
Әкренләп тормыш үз көенә тәгәри. Гариф та, кул арасына кереп, әбисенә булыша башлый. Әбисе сөт ташуда эшли, биш яшьлек малай иртәнге өчтән торып әбисенә ат алып кайтырга булыша. Атны җигеп сөт тапшырырга китәләр. Шатлыкның чиге юк. Бераз сыр, брынзадан авыз итә. Ач карын шулай ялманып куя.
Тормыш җай гына барган бер мәлдә сабан туйлары җитә. «Синең әтиең сугышка кадәр Донбасс шахталарында эшләп бераз акча алып кайткан иде. Өс-башы да күркәм иде. Әгәр бабаңнар әтиеңнең берәр киемен бирсә, бәләкәйләтеп тегеп бирер идем», – ди Нургаян әбисе. Бик нечкә күңелле малай моны авыр кичерә. Абзарга чыга да бозауны кочаклап елый: «Ии, бозау, синең бер кайгың да юк. Туның өстендә, миңа әтинең киемнәрен сорарга кушалар. Мин оялам», – ди. Куркуны җиңеп, малай түбән очка бабаларына бара. Ләкин алар иске кәчтүм белән күлмәктән башка әйбер дә бирмиләр. Әбисе бу киемнәрне таманлап тегеп бирә.
Менә мәктәп еллары җитә. Мәктәптә уку да бик җиңел булмый. Һәр дөрес әйтелмәгән хәреф өчен тән ярасы белән дә түләгән чаклар була. Ләкин бу авырлыкны да уңышлы гына җиңеп чыга Гариф. Ул бик тәртипле, кеше әйберенә тими, каршы дәшми, әләкләшми. Башлангыч мәктәпне дә, җиделлык мәктәпне дә уңышлы тәмамлый үсмер егет. Билгеле, укуны алга таба дәвам итәргә мөмкинлекләр булмый.
«Йолдызлы шәһәрчек»тә хезмәт итү бәхете
Гарифны машиналар кызыксындыра башлый. Ул башта терлекчелектә, аннары, авылга беренче «ГАЗ-57» машинасы кайткач, шофер ярдәмчесе булып эшли башлый. Унсигез яше тулгач военкомат аны машина йөртүгә өйрәнү өчен укырга җибәрә. Бик тырышып машина йөртү серләренә өйрәнә ул. Ә 1962 елда Хуҗи авылы егете Сәйфиев Хәмәтгариф Совет Армиясе сафларына чакырыла. Юньләп русча да белмәгән гап-гади татар егетенә Мәскәүнең космосны үзләштерү үзәге «Йолдызлы шәһәрчек»тә хезмәт итү бәхете елмая. Татарстаннан ун егет барысы да шунда эләгәләр. Гариф башта ике тапкыр СССР герое Одинцовны йөртә. Ә аннан соң аларны космонавтлар отрядына беркетәләр. Ул вакытта Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Андриан Николаев, Валерий Быковский, Павел Попович очкан булалар инде.
Бу космонавтларга әле чиратлап өч микроавтобус хезмәт күрсәтә. Егетләр космонавтларны очрашуларга йөртәләр. Командировкаларга алып баралар. Космонавтлар, күрәсең, үзләренә лаек булырдай йөртүчеләрне сынаганнардыр. Бер көнне һәрбер космонавтка аерым машина кайта. Күз явын алырдай кап-кара «Волга»лар! Безнең Хуҗи егете Сәйфиев Гарифны беренче космонавт Юрий Гагарин үзенә чакырып ала: «Кайсысын сайлыйсың, син мине йөртәчәксең, үзең сайлап ал», – ди. Татар егете үз колакларына үзе ышанмый. Күз аллары караңгыланып китә. Юк! Мактанудан түгел, җаваплылыкның зурлыгыннан!
Бу дөньяда ил өчен, хәтта бөтен планета өчен бик кадерле, бөек, батыр, танылган шәхеснең гомерен сакларлык йөртә алу сәләте, белем, аралашу культурасы бармы гади авыл егетендә?! Аны шул сораулар борчый. Ул белә, ил алдында җаваплылык хисе дә бар бит әле. Шулай да 5 яшендә үк иртәнге 3тә торып, сөт җыючы әбисенә Җирән Кашканы тотып алып кайтуы исенә төшеп, үзен кулга алырга тырыша ул.
«Ты татарин, я Гагарин!»
Билгеле, Юрий Алексеевич белән беренче генә күрешүләре түгел. Ул аның кешелекле, нечкә күңелле, сизгер кеше икәнлегең аңлый иде. Бу инде башка очрак. Юрий Алексеевич егетнең күзләреннән үк аңлый: «Ты не переживай. Ведь мы тезки – ты татарин, я Гагарин, общий язык найдем». Әлбәттә, бу сүзләр ышаныч уята. Шулай да төннәрен дә уйланып ята – минем нинди сыйфатларым өчен игътибар итте микән ул? Ул үзенең хезмәт сөючән, тугрылыклы, риясыз, ярдәмчел, ихлас булуы белән кешеләрнең үзен яратып кабул итүенә бик гади генә бәя биргән күрәсең.
1979 елда без гаилә белән Гариф хезмәт иткән җиргә бардык. Максат куеп түгел. Кереп булырмы, юкмы? Чөнки Сарман районыннан бер хезмәттәше, ягъни «служагы» калган иде. Билгеле, хәрби хезмәт урынына эләгү җиңел булмады. Безнең бзхеткә, Гарифны белгән полковник дежур тора иде. Егор Иванович Латышев безне частька үткәрде. «Космос» кунакханәсенә люкска урнаштырды. Без бер атна яшәп, музейларда булып, Гарифка, билгеле инде, беренче космонавт Юрий Гагаринга булган хөрмәтне үз күзләребез белән күреп кайттык. Постаментта торучы кара «Волга»ны да сыйпадык.
Юрий Алексеевич Гарифны кая барса да, машинасына утыртып калдырмый торган була. Никита Сергеевич белән мәҗлесләрдә булу, оборона министры Малиновскийның кызының чыгарылыш кичәсендә катнашулар да горурланып сөйләрлек истәлек. Әйткәнемчә, гади бер татар егетен шулкадәр зурлап ияртеп йөртүнең сәбәбе дә бик гади булган күрәсең: «Беләм мин содат шулпасын, кил, кыюсызланып торма: “Дают – бери, бьют – беги!” – диләр бездә», – ди ул.
Беренче космонавт, планетада бердәнбер булу, аны беркайчан да үзгәртмәгән, ул шундый гадел, ярдәмчел булып калган. Шәфкатьле, акыллы булуы белән аерылып торган.
Беренче космонавт белән үткән катлаулы, тынгысыз юллар аша ныгый, тәҗрибә туплый татар егете. Ике ел вакыт үтеп китә. Ә Юрий Алексеевичның Гарифны үз яныннан җибәрәсе килми. «Квартира бирәбез, әниеңне дә алып килерсең», – дип кыстый. 23 яшеннән тол калып, бөтен гомерен улына багышлаган әнисенең туганнарыннан, авылыннан аерылып китмәячәген ул инде күптән аңлый. Гагаринның туган ягы Гжатскига алар еш кайталар. Аңа сеңлесе Тамара да гашыйк була. Ләкин яраткан әнисен башка милләт кешесе белән янәшә кую аның өчен зур фаҗига була.
Беренче космонавт һәм аның тормыш иптәше, күп күчтәнәчләр алып, Гарифны туган ягына озаталар.
Шулай итеп, гап-гади бер татар егетенә нинди бәхет, зур-зур җитәкчеләр, чит ил кунаклары белән аралашу бәхете елмайган.
Яхшы тәрбия биргән кайнанам белән без 30 ел яшәдек. Бием, килен төшенчәләре безгә ят булды, әниле-кызлы булып гомер иттек.
Әллә бу игелекле, шәфкатьле кешеләр дөньяны матурлап озак яшәргә тиеш түгелме икән? Беренче космонавт та, та инде күптән мәңгелек йортларында.
Долорес Сәйфиева, Хәмәтгариф Сәйфиевның тормыш иптәше.
/ Фотолар Сәйфиевларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев