Якты юл
  • Рус Тат
  • Ана капиталыннан 20 мең сумны алыйм дисәң – киләсе елның 31 мартына кадәр гариза бирергә кирәк

    Пенсия фонды бүлеге бүгенге көндә ана капиталының 20 мең сумын кулга бирүне сораган гаризаларны кабул итә. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акчаны алу хокукыннан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификаты алучылар һәм үз исәпләрендәге сумманы тотып бетермәүчеләр файдалана ала. Гаризаны 2016 елның 31 мартына кадәр бирергә кирәк. Сертификат...

    Пенсия фонды бүлеге бүгенге көндә ана капиталының 20 мең сумын кулга бирүне сораган гаризаларны кабул итә. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акчаны алу хокукыннан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификаты алучылар һәм үз исәпләрендәге сумманы тотып бетермәүчеләр файдалана ала. Гаризаны 2016 елның 31 мартына кадәр бирергә кирәк. Сертификат быел гына түгел, үткән елларда алынса да, гаиләләр гариза яза алалар.

    Гаризада СНИЛС номеры, ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры күрсәтелү шарт. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә үзең белән шәхесне раслаучы документың, акчаны күчерү өчен банк реквизитлары күрсәтелгән счет булырга тиеш. Ана капиталы сертификаты счетында акча 20 мең сумнан кимрәк калган була икән, гариза бирүчегә шул сумма гына күчерелә.

    фото http://m.vistanews.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: