Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдынгыларга бүләкләр

Район башлыгы Фаил Камаев уку алдынгыларын, олимпиадаларда җиңүләр яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан һәм мәдәният, спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларны Яңа ел белән котлады. Балаларны, аларның укытучыларын, ата-аналарын ул Чаллының «Энергетик» мәдәният сараена җыйды.

– Сез укуда алдынгылар, спортта югары уңышларга ирешкән, сәнгатьтә булдыклы балалар. Сез районыбызның һәм республикабызның киләчәге. Без сезнең белән горурланабыз, – диде Фаил Камаев. – Сезне укыткан мөгаллимнәргә, тәрбияләп үстергән әти-әниләргә зур рәхмәт. 
Тукай районының алдынгы балаларын котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның ярдәмчесе Надежда Абдрахманова да килгән иде. Ул бүгенге бәйрәмгә чакырылган һәр балага депутаттан бүләк тапшырылачагын белдерде.
Район җитәкчесе, һәр баланың кулын кысып, рәхмәт хатлары, дипломнар һәм бүләкләр бирде. Быел район башлыгы бүләкләрен 100 укучы алды. Бүләкләнүчеләр арасында республика күләмендә үткән олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар да шактый иде.
Бүләкләү тантанасы районыбызның талантлы балалары чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан «Земляничка» балалар театры балаларга үзенең «Яңа ел тамашасы» дип аталган чыгышын бүләк итте.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев