Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«АГРОКӨЧ» холдингы быел зәйтүн тормасына кадәр чәчте

Агрохолдинг чәчүлек җирләрен узган елдан 36 мең гектарга арттырды. Басуларда барлыгы 220 мең гектар мәйданга бөртекле культуралар чәчелде. Бу сезонда 25 мең гектарга бодай, 30 мең гектарга шикәр чөгендере, 25,2 мең гектарга арпа орлыгы керде. Көнбагыш мәйданнарын агрохолдинг ике тапкырга арттырды. Узган ел бу күрсәткеч 5 мең гектар булса, быел...

Агрохолдинг чәчүлек җирләрен узган елдан 36 мең гектарга арттырды. Басуларда барлыгы 220 мең гектар мәйданга бөртекле культуралар чәчелде. Бу сезонда 25 мең гектарга бодай, 30 мең гектарга шикәр чөгендере, 25,2 мең гектарга арпа орлыгы керде. Көнбагыш мәйданнарын агрохолдинг ике тапкырга арттырды. Узган ел бу күрсәткеч 5 мең гектар булса, быел 11,1 гектар. Шикәр чөгендере җире шулай ук былтыргыдан 8 мең гектарга күбрәк. Беренче мәртәбә 2,5 мең гектарда зәйтүн тормасы чәчелде. Гомумән алганда, быел холдингның 12 агрофирмасы 11 төрле авыл хуҗалыгы культурасын үстерә. Аларга бодай, арпа, солы, борчак, люпин, кукуруз, рапс, рыжик, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм азык культуралары керә. Язгы чәчү компаниясе холдингка 2,3 млрд сумга төште. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк, дип хәбәр итә холдингның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев