Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агитбригада «Чаткылар» – җәйләүдә

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Чаткылар» агитбригадасы «Вилданов» крестьян-фермер хужалыгының савым сыерлар тотыла торган җәйләвенә барып ял концерты куеп кайтты.

Җәйге лагерь матур табигать кочагында урнашкан. Территория чиста, җыештырылган. Терлекләр ята торган урыннар ялт итеп тора. Сыерлар, әбиләр әйткәндәй, сәхрәдә яталар, алларында ризыклары мулдан. Сыер савучылар арасында Резидә Исхакова һәм Илүсә Сафиуллина – терлекләрдән иң күп сөт алучылар.
Без җәйләүгә килеп җиткәндә савымчылар, җитез эшчән кырмыскалар кебек, капчыкларын күтәреп малларга он тараталар иде. Көтүчеләр Илшат Шәмсемөхәммәтов, Венарид Ямалиев, Илнар Сәләхов, Валерий Ильин малларны тамаклары туйганчы ашатып, басу-кырларда йөртеп, савымга алып кайталар, савым тәмамлангач, кабат көтүгә алып чыгалар. Ферма мөдире Альбина апа Әһлиева эшне оештыра белә, тәртип белән алып бара.
Агитбригаданың жырчы кызлары Эльмира Миңнебаева, Ландыш Юнысова, Гөлназ Фәрхетдинова, кечкенә артистларыбыз Азалия Галимҗанова, Айзилә Фәрхетдинова әлеге эшчән бригадага матур концерт номерлары бүләк иттеләр. 
Хуҗалык идарәчесе агитбригада үзешчәннәренә олы рәхмәтләрен җиткерде, ферма мөдире кечкенә кызларыбызга баллы күчтәнәчләр биреп озатып калды.

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА, 
Калмия мәдәният йорты директоры.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев