Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Афәтләрдән сакланыйк

Республикада да, районда да корылык аркасында әле анда, әле монда янгыннар чыгып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин янгыннарны булдырмау, алдан кисәтү хакында авыл җирлекләре башлыклары белән онлайн режимда комиссия утырышы үткәрде.

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорук ел башыннан 306 янгын теркәлүен билгеләп үтте. Шуның 164е коры үлән янып китүдән чыккан, 99 очракта өйләргә, мунчаларга, сарайларга яки хуҗасыз корылмаларга ут капкан.
Районда иң күп янгын чыккан авыллар – Калмаш, Биклән, Түбән Суыксу. Аларда өчәр тапкыр ут чыккан. Күзкәйдә, Мусабай-Заводта, Әҗмәкәйдә икешәр тапкыр янгын булган. Бакчачылык ширкәтләре буенча «Ивушка» рекорд куя, биредә ел башыннан өч янгын теркәлгән. 
Александр Александрович якшәмбе көнне Новотроицкое авылы кырларында булган янгынны искә алды. Көчле жил аркасында басуны ут камап ала, әмма янгын сүндерүчеләр, район хакимиятенең, авыл җирлегенең тырышлыгы аркасында ут сүндерелә. «Кама» агрофирмасы ярдәме белән тирән буразналар сызыла. 
Алабуга урманчылыгының район участогы урманчысы Ирек Сафин урманнарга керүдән тыелып торырга чакырды. Күрше Алабуга, Әлмәт, Лениногорск районнарында янгыннар чыгу мисалын китерде.
Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләре рәисләренә рөхсәт ителмәгән урыннарда – елга-күлләрдә су коенуны булдырмас өчен бөтен чараларны күрергә кушылды. 
Форсаттан файдаланып, җирлек башлыклары ял көннәрендә үткән җил-давыл нәтиҗәләрен дә искә төшерделәр. Новотроицкое авылына аеруча зур зыян китергән, биредә гарасат өч корылманың түбәсен куптарып аткан, газ торбасын сафтан чыгарган, электр чыбыкларын өзгән. Айрат Хәбибуллин зыян күрүчеләргә хөкүмәттән ярдәм алу мөмкинлеген әйтте.      

/Алена Фазылова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев