Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Афәрин!»,  дип халык алкышлады

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният саренда, республикабыз ветераннары һәм пенсионерларының «Балкыш» – VII республикакүләм фестиваленең алтынчы зона туры үтте. Анда 9 муниципаль берәмлек вәкилләре чыгыш ясады. Бу: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәренең өлкән яшьтәге  үзешчәннәре һәм мәдәният ветераннары. Тукай районыннан фестивальнең зона өлешенә 12 концерт номеры тәкъдим ителгән иде. Әлеге чыгышларында һәр артист һәм коллектив үзен үзенчәлекле, кызыклы яктан күрсәтте.

 «Балкыш» фестиваленең иртәнге сәгать унда башланган зона смотрында күңелле ыгы-зыгы хөкем сөрә иде. «Энергетик» мәдәният сараеның беренче, икенче катында, фоеда, чишенеп-киенү бүлмәләрендә, коридорларда артистларның җырлаганнары, шигырь сөйләгәннәре бер генә минутка да тынып тормады. Бию коллективлары исә матурдан-матур костюмнарының итәкләрен җилфердәтеп, биюләрен кабатлый иделәр. Кыскасы, аларның һәркайсы чыгышлары алдыннан номерларына соңгы шәрехләрен кертте, репетиция белән тагын да шомартты. 
 Жюрига да ул җомгада җиңел булмады: тәнәфес ясамыйча, иртәннән алып, кичке сәгать бишкә кадәр аларга 80нән артык концерт номерларын карарага, иң көчле чышыларны билгеләргә туры килде. 
Фестиваль ул шатлык һәм куаныч
 Тукай районы артистлары көндезге сәгать 3тә генә чыгыш ясарга тиеш булганга, без башка районнардан килгән коллективларның номерларын карап, артистларның кайберләре белән сөйләшеп алдык. 
–  Әлеге фестивальдә минзәлеләр күптәннән, аның оешуыннан ук катнаша инде. Быел да әлеге традицияне бозмаска булдык. Татар, рус телләрендә номерлар әзерләп, алар белән уңышлы гына чыгыш та ясарга өлгердек. Бездән соң сәхнәгә менәчәк башка район артистларына да уңышлар телибез, – дип, кичерешләре белән уртаклашып, теләкләрен әйтте Минзәлә районының ветераннар хоры җитәкчесе Данир Фәхретдинов. 
 Ул арада, Түбән Кама районы вәкиләре дә  чыгышларын тәмамлап грим бүлмәсенә таба баралар иде. Без исә сәхнәдә үзенең моңлы, матур тавышы белән күп алкышлар алган җырчы Миләүшә Гафурова белән сөйләштек. 
– «Балкыш» фестивале өлкән буын вәкилләре өчен ул бик зур куаныч дисәм, бер дә арттыру, ялгыш сүз булмас. Без үзебезнең сәләтләребезне, шөгыльләребезне менә шушы фестиваль мәйданында күрсәтү мөмкинлегенә ия. Мондый фестивальләр, бәйгеләр өлкәннәрдә яшәү, ярыш дәртен янәдән кабындыра. Һәм бу миңа калса, бик яхшы күренеш, – ди элек музыкант һәм укытучы булып эшләгән Миләүшә ханым.   
Менә дигән шәп концерт!
 Менә шулай, төшке аш вакытында да туктап тормаган смотрда бер-бер артлы районнар алышына торды һәм ниһаять, Тукай районы вәкиләренең дә сәхнәгә чыгу вакыты җитте. Чыгышларын башларга 5-10 минут калганда без районның ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вәҗиевага район ветераннарының фестивальгә әзерлеге, уңышка ирешү мөмкинлекләре нинди дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 
–  Билгеле булганча, быелгы «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы ветераннар җәмәгать оешмасының 35 еллыгына багышланган. Үзем әлеге фестивальдә яңа кеше булсам да, артистларыбызның чыгышлары жюрига да, тамашачыларга да ошар, дип уйлыйм һәм уңышка  ирешүебезгә ышанып калам, – диде Фәйрүзә Фаяз кызы. 
 Аның сүзләре рас булып чыкты: тукайлыларны беренче чыгышларыннан алып, соңгысына кадәр зал дәррәү алкышлар белән каршы алды. Ара-тирә залдан: «Браво»,«Афәрин!» сүзләре дә ишетелде. Һәм, чыннан да безнең районның чыгышлары дәртле, кызыклы, моңлы номерларга бай булды. Әйтик, Бәтке авылында гомер итүче, күптән түгел генә 90 яшен тутырган Эльза Лапаева шаян такмаклары, яшьләрнеке кебек дәрте белән һәммәсен көлдерде дә, сокландырды да. Яңа Бүләктән Флер Шакиров башкаруындагы «Әй, җаный-җанашым» дигән татар халык җыры да күпләрнең күңеленә үтеп керде. Шулай ук «Мирас» (Калмаш җирлеге), «Сударушка» (Кече Шилнә җирлеге), «Новый век» (Новотроицкое җирлеге), «Нивушка» (Шилнәбаш авыл җирлеге), «Родные напевы» (Круглое Поле авыл җирлеге) җыр коллективлары һәм «Яшьлек» бию коллективы да беркемне битараф калдырмады. 
 Җырчыларыбыз Гыйздулла Вәлиуллин (Иске Дөреш авыл җирлеге), Зөлфия Фазылбәкова (Борды җирлеге), Марина Орлова (Бәтке авыл җирлеге) һәм оригиналь жанрда чыгыш ясаган Круглое Поле җирлегенең «Хозяюшка» иҗади клубы да тамашачыларга, жюрига бик ошады. 
– Сезне Казан тамашачысына тулы составыгыз белән алып барып күрсәтергә була. Сез елдан-ел остарасыз, үсәсез, рәхмәт сезгә, – диде бүләкләү тантанасына дип сәхнәгә менгән жюри рәислеге.  
P.S. Фестивальнең зона өлешендә катнашкан, барлык районнардан килгән һәр артистны «Балкыш» фестиваленең дипломнары белән бүләкләделәр. Фестивальнең соңгы этабына – Казанда үтәчәк гала-концертка кайсы районнан кемнең барасы исә бик тиздән, шушы көннәрдә билгеле булачак. 

Алсу Тимерханова фотолары
 

Реклама

     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X