2026 елда ана капиталы беренче балага 728 мең сумга кадәр җитәчәк
2026 елда беренче бала туганда ана капиталы түләве якынча 728 мең сум тәшкил итәчәк. Икенче бала туса, гаиләгә 963 мең сум тирәсе акча биреләчәк, әгәр моңа кадәр сертификат алынмаган булса. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев хәбәр итте.
Беренче балага дәүләт ярдәмен рәсмиләштергән гаиләләр өчен, икенче бала тугач, өстәмә түләү каралган. Аның күләме якынча 234 мең сум булачак.
Депутат искәрткәнчә, 2024 елдан сертификат бирүнең таләпләре катгыйланды. Хәзер дәүләт ярдәме бала да, аның ата-анасы да туу буенча Россия гражданлыгына ия булган очракта гына билгеләнә.
Ана капиталы программасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул 2007 елның 1 гыйнварында башланганнан бирле, әлеге түләүдән 15 миллионга якын Россия гаиләсе файдаланган. Сертификат гражданнарга бер тапкыр гына бирелә.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев