Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2025 елга кадәр милли сәясәт стратегиясенең яңа редакциясе белән Татарстан килешеп бетми

Ирек Шәрипов әйтүенчә, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе тексты Татарстан вәкилләрендә сораулар уяткан. Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясенең яңа редакциясе текстына карата Татарстан вәкилләренең кисәтүләре, риза булмаган урыннары бар. Тәкъдимнәрне ил җитәкчелегенә җиткермәкче булалар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният,...

Ирек Шәрипов әйтүенчә, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе тексты Татарстан вәкилләрендә сораулар уяткан.

Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясенең яңа редакциясе текстына карата Татарстан вәкилләренең кисәтүләре, риза булмаган урыннары бар. Тәкъдимнәрне ил җитәкчелегенә җиткермәкче булалар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сүз барды.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин Дәүләт Думасында булган түгәрәк утырышта күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләделәр. Утырыш 29 нчы мартта үткән булган.

2012 елда кабул ителгән стратегиянең яңа редакциясен эшлиләр. Аңа кертелгән төзәтмәләр белән Татарстан вәкилләре килешеп бетми. Ирек Шәрипов үзгәртелгән вариантта милли мәдәниятләрне саклап калу һәм аларга ярдәм итү генә каралганын, үсеш сүзе төшеп калганын билгеләп узды. Данил Мостафин утырышта ясаган чыгышларында милли-мәдәни оешмалар, ассамблеяларның ролен төшереп калдыруга юл куелырга тиеш түгеллеген әйткәннәрен белдерде.

Разил Вәлиев, моңа кадәр кабул ителгән стратегия хәзер тәкъдим ителә торганына караганда яхшырак, дигән фикердә. Ул стратегиянең милләтләр файдасына эшли торган булырга тиешлеген әйтте. "Милләтләрнең хокукларын киметүгә алып бара торган тәкъдимнәр белән килешә алмыйбыз. Без бу мәсьәләдә артка китә алмыйбыз. Дәүләт Советы исеменнән бу тәкъдимнәрне Россия Федерациясе җитәкчелегенә җиткерербез дип уйлыйм", - дип белдерде комитет рәисе. Аның әйтүенчә, үсеш сүзен төшереп калдыру Россия Конституциясенә каршы килә, чөнки законда телләр үсеше гарантияләнүе турында маддә бар. "Россия Конституциясенә каршы килгәч, ул һич тә кабул ителергә тиеш түгел", - диде Разил Вәлиев.

Ирек Шәрипов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә стратегия текстының Россия Федерациясенең мәдәни күптөрлелеге юнәлешендә ирешелгән казанышларны сызып ташлавын, шунлыктан Татарстан вәкилләрендә сораулар уятуын билгеләп узды. "Төп кисәтү шул: документ проектында мәдәният, телләр үсешенә гарантия юк. Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе - төп документ, аның нигезендә илнең милли сәясәте гамәлгә ашырыла", - дип белдерде депутат. Аның сүзләренчә, шунлыктан Татарстан вәкилләре Россия халыклары мәдәниятләре, телләренә ярдәм итү кирәклеге турында фикерен белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев