2014 елның икенче яртысына матбугатка язылучылар арасында 12 майдан 30 июньгә кадәр конкурс үткәрелгән иде. Бәйгедә «Татмедиа» басмаларын яздырган 120 кеше катнашты. Төп бүләк - iPad Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нурзия Мирзаховага тапшырылачак. Тагын 50 кеше кечерәк бүләкләргә лаек булды. Алар арасында безнең районның Калмаш авылында яшәүче, Яр Чаллының татар-төрек...
2014 елның икенче яртысына матбугатка язылучылар арасында 12 майдан 30 июньгә кадәр конкурс үткәрелгән иде. Бәйгедә «Татмедиа» басмаларын яздырган 120 кеше катнашты. Төп бүләк - iPad Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нурзия Мирзаховага тапшырылачак. Тагын 50 кеше кечерәк бүләкләргә лаек булды. Алар арасында безнең районның Калмаш авылында яшәүче, Яр Чаллының татар-төрек лицеенда эшләүче Ханә Сөләйманова да бар. Ул 1778 сумлык газета-журнал яздырган. Ханә ханым Марсель Галиевның «Әсәрләр»е белән бүләкләнәчәк.
Нет комментариев