1 сентябрь – Белем көне белән!
Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 сентябрь - аеруча истәлекле бәйрәм, каникулдан соң беренче кыңгырау безне яңадан белем йортларына чакыра. Укучылар җәйге ялда мәктәпне сагынырга өлгерде, укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен көч-куәт туплап, уку йортына аяк...
Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
1 сентябрь - аеруча истәлекле бәйрәм, каникулдан соң беренче кыңгырау безне яңадан белем йортларына чакыра. Укучылар җәйге ялда мәктәпне сагынырга өлгерде, укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен көч-куәт туплап, уку йортына аяк баса. Күңелле вакыйгаларга бай уку елы көтә безне алда. Укучыларга яңа белемнәр алу өчен тырышлык, зур көч телим. Белем алу җиңел түгел. Уку процессының ни дәрәҗәдә файдалы, мавыктыргыч булуы укытучының осталыгына бәйле. Үз фәнен тирәнтен белүче, балаларда укуга кызыксыну уята алучы педагог аларны тирән фикерләргә өйрәтә, төрле сорауларга җавап эзләргә этәрә, шәхес тәрбияләү өчен көчен дә, тырышлыгын да кызганмый.
Барлык укучыларның да һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телим.
Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр, күңел тынычлыгы, иҗади җиңүләр, рухи күтәренкелек, яхшы кәефләр генә теләп калам.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев