Теләнче-Тамакта СВОдагы егетләр өчен өй токмачы әзерләделәр
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Теләнче-Тамакта СВОдагы егетләр өчен өй токмачы әзерләделәр

Теләнче-Тамак авылы китапханәсе һәм спорт залы хезмәткәрләре бергәләп өй токмачы кисү буенча хәйрия мастер-классы оештырды. Әлеге чара белгечләр һәм авыл халкы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан уздырылды.

Мастер-класс барышында катнашучылар традицион милли ризыкны әзерләү серләре белән уртаклашып кына калмады, ә зур гына күләмдә ярымфабрикат та әзерләде.

Биредә киселгән барлык өй токмачы киптерелеп, махсус савытларга тутырылып, гуманитар ярдәм буларак махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребезгә озатылачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев