Сабантуй тег белән яңалыклар
-
17 июнь 2019 - 13:25Казанда Сабантуй урыннарына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәкБәйрәм урыннарына бару өчен өстәмә 160 автобус чыгачак.
-
3 июль 2014 - 15:58Авылларда кичке уеннар күңелле үттеРедакция почтасына авыл җирлекләреннән хатлар килә тора. Шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез.
-
12 июнь 2014 - 06:05Милли бәйрәмебез күңелле уздыКнәз авыл җирлегендә Сабан туе башка еллардагыдан күңеллерәк, җанлырак узды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга муниципаль районның Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев килгән иде. Мәйданга җыелган кешеләрне ул милли бәйрәмебез - Сабан туе белән җылы котлады. Авыл эшчәннәрен җирлек башлыгы Тамара Белова, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов да ихлас тәбрикләде.
-
12 июнь 2014 - 05:24Район башлыгы Васил Хаҗиев Иске Абдул Сабан туенда легендар көрәшче Раббани Шәриповны тәбрикләдеСиксәнгә җитеп килүче Раббани Шәрипов - танылган көрәш остасы. Авыл, район, республика Сабан туйлары җиңүчесе, 70нче еллар башында өч тапкыр Россия күләмендә батыр калган көрәшче. Көрәш мәйданына чыгам дип махсус әзерләнми ул, хуҗалык эшендәге авыр капчыклар аңа тренажерларны, спорт залларын алмаштыра. Гомерен авыр хезмәттә үткәргән нык бәдәнле авыл батыры ул....
-
11 июнь 2014 - 06:40Сабан туе иген үстерүчегә дан җырладыХалык үзе катнашканда гына бәйрәмнең тәмен тоя, ул аның өчен чын мәгънәсендә күңелле була. Быелгы Сабан туен әнә шулай башка еллардан аермалырак итеп - районның үз үзешчәннәре көче белән үткәреп чыгарга булганнар мәдәният хезмәткәрләре. Чыннан да, читтән чакырылган кайбер артистларны исәпләмәгәндә, милли бәйрәмебездә, нигездә, тукайлылар чыгыш ясады. Сәхнәләштерелгән күренешләрне, концерт...
-
6 июнь 2014 - 11:20Биклән кызы Диләрә Мәвләветдинова – Сабан туе гүзәле30 майда Түбән Суыксу мәдәният йортында районкүләм «Сабан туе гүзәле-2014» бәйгесе узды. Анда 6 кыз: Диләрә Мәвләветдинова (Биклән), Алия Асылмәрданова (Күзкәй), Чулпан Сафина (Иске Абдул), Әдилә Җиһангирова (Биклән), Илүзә Газизова (Яңа Бүләк) һәм Гөлшат Хәсәншина (Иштирәк) катнашты.
-
11 июнь 2013 - 07:31Көтеп алынган якты бәйрәмКызыл Байрак авылы янындагы яшел чирәмле киң һәм матур аланда быел да шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Көне дә матур килде. Игенчеләрне куандырып явып үткән шифалы яңгырлардан соң ялтырап кояшы чыкты. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган район халкы, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, икмәк үстерүчеләрне олыларга, ял итәргә, күңел...
-
29 июнь 2012 - 05:02Колыш Сабан туе күңелле уздыКече авыл Сабан туеның үзенә бер яме бар. Чулман ярына сыенып, бик матур җиргә урнашкан кечкенә генә Колыш авылында да ул ел саен истә калырлык, күңелле уза. Гадәттә, аның көне дә тирә-күрше башка авылларныкы белән туры килмәслек итеп билгеләнә. Шуңа күрәдер дә халык күп җыела. Быел да нәкъ шулай булды.
-
27 июнь 2012 - 07:35Татар Каргалысы Сабан туе 11 меңнән артык кунак җыйдыРайоныбыз делегациясе Оренбург өлкәсендә милли бәйрәмебезне үткәреп кайтты Республикабыз районнарыннан барып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән берлектә милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.
-
12 июнь 2012 - 14:13Сабан туе батырларны зурладыСабан туе - татарны элек-электән бөтен дөньяга үзенең гореф-гадәтләрен, традицияләрен, әдәби-тарихи мирасын саклап-барлап яшәүче хезмәт сөючән халык, горур, көчле рухлы милләт буларак таныткан гүзәл бәйрәмнәрнең иң олугыдыр. Быел аның республикабызда "Мәдәни мирасны саклау елы" кысаларында узуы милли бәйрәмебезгә аерым мәртәбә өстәде, өр-яңа төсмерләр белән баетты. Кызыл Байрак урманының ямьле аланында...
-
8 июнь 2012 - 07:20Район Сабан туена рәхим итегез11 июнь көнне Мус. Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылы янындагы урман аланында район Сабан туе була. Елдагыча, бәйрәм ветераннарны, хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын хөрмәтләүдән башлана. Зур әдәби-музыкаль программа, ат чабышлары, татарча милли көрәш, спорт ярышлары, күңелле уеннар бәйрәмнең күркәм мизгелләре булыр. Шулай ук зур сәүдә оештырыла, җәмәгать туклануы...