Якты юл
  • Рус Тат
  • Көтеп алынган якты бәйрәм

    Кызыл Байрак авылы янындагы яшел чирәмле киң һәм матур аланда быел да шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Көне дә матур килде. Игенчеләрне куандырып явып үткән шифалы яңгырлардан соң ялтырап кояшы чыкты. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган район халкы, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, икмәк үстерүчеләрне олыларга, ял итәргә, күңел...

    Сабан туеның үзенә генә хас йолалары бар. Аларны сакламаса, мөгаен, яши алмас һәм елдан-ел шулай киң колач җәя бармас иде ул. Районда да бу бәйрәмне үткәрүнең үз кагыйдәләре, үз тәртибе бар. Шуңа күрә дә үткән еллардан әлләни аерылмыйча гына, һәр ел саен бер рухта үтә бәйрәм.

    Быел да алып баручылар килгән кунакларга хәерле көннәр теләп Сабан туе программасын башлап җибәрделәр. Шулай итеп, нәкъ сәгать унда бәйрәм ачык дип белдерелде. Менә мәйданга, гадәттәгечә, бер-бер артлы Сабан туе гүзәлләре чыга. Аларга егетләр кызларның үзләре кебек матур чәчәкләр бүләк итә. Шулай итеп, 2013 ел Сабан туеның беренче гүзәл мизгеле күңелләргә уелып кала. Аннары Сабан туеның төп өлеше башланды. Трибунаның алдан билгеләп куелган урынына күп еллар район хуҗалыкларын, предприятие-оешмаларын җитәкләгән ветераннар чакырылды. Район үсешенә керткән өлешләре өчен аларга олы рәхмәт белдерелде. Бәйрәм программасы игенчеләрне, иртәнге караңгыдан фермада кайнаучы савымчыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. Мәйдан уртасына ярымтүгәрәк ясап җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт алдынгылары басты.

    - Бүгенге бәйрәм - сезнең армас-талмас хезмәтегез нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев аларга мөрәҗәгать итеп. - Сезнең тырышлыгыгыз белән тиешле агротехник срокларда язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладык. Күңелләрне сөендереп, игеннәребез дә яхшы гына тишелде. Табигать тә, шөкер, мәрхәмәтеннән ташламый. Хезмәтебез мул уңыш бирер дип ышанабыз, - диде ул. Сабан туеның барлык кунакларын Васил Гарипович хакимият, район Башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, имин көннәр теләде.

    Бәйрәмнең тагын бер матур бизәге - Сабан туе әләмен күтәрү. Ул мәртәбәле вазыйфа һәр Сабан туенда узган елның кыр батырларына тапшырыла. Менә алар - 2013 елның Сабан туе әләмен күтәрергә лаеклы механизаторлар - "Гигант" җәмгыятеннән Флорис Миңнегалиев, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Рафил Бәхтияров, "Ярыш" хуҗалыгыннан Рафис Хаматов, "Ирек" җитештерү кооперативыннан Рамил Сабирҗанов. Татарстан гимны яңгырый, бар мәйдан аягүрә баса, кыр батырлары әләмне күккә күтәрә.

    Бәйрәм райондашларны хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклары белән дә матур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тукайлыларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев алып килгән. Ә чаллылыларның тәбрикләү сүзләрен һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтләрен шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева җиткерде.

    Котлаулардан соң кунаклар Сабан туе мәйданына үтте. Хезмәт алдынгыларының кулларын кысып, алар һәрберсенә олы рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырылды. Аннары 2013 елның кыр батырларына һәм 2012 елның иң яхшы савымчыларына муниципаль район башлыгы карары нигезендә премияләр бирелде. "Камская Нива" җәмгыяте кырларында 6 метр киңлектәге агрегат белән 1152 гектар мәйданда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән механизатор Айрат Исрафилов беренче урында дип билгеләнде. Ул акчалата бүләк белән бергә тәкәгә дә ия булды. Икенче урында "Чаллы яшелчәсе" җәмгыяте басуларында 10,8 метрлы агрегатта 1560 гектарда чәчү башкарган механизатор Илфир Хөрмәтуллин, өченчедә - "Тукай азык-төлек корпорациясе"ннән 1400 гектар мәйданда 12 метр киңлектәге агрегатта чәчү үткәргән механизатор Райнур Хөснетдинов.

    2012 елның иң яхшы савымчылары: ел дәвамында барлыгы 436 тонна сөт сауган Зөлфия Ачилова ("Биклән" җитештерү кооперативыннан) беренче урында, 288 тонна сөт савып алган Ләйлә Нургалиева ("Чаллы яшелчәсе") - икенче, аннан азга гына калышып, 284 тонна сөт алуга ирешкән Ландыш Раджабова ("Алмаз") өченче урынны алды. Алар да акчалата бүләккә ия булды.

    Алдынгыларны хөрмәтләүләрдән соң мәйдан түренә спорт ветераннары чакырылды. Кунаклар районның милли көрәш осталары Раббани Шәриповны, Рәкыйп Хәмитовны, Фәрит Шәриповны, Нәгыйм Мөҗәһитовны, Айрат Гыйлаевны һәм Рәис Гыймадиевны сәламләде.

    Хезмәт һәм спорт батырларын көчле алкышлар белән озатканнан соң мәйданда театральләштерелгән күренешләр башланды. Мәңге үлмәс "Әлмәндәр" һәм "Яшьтәгнәй" әлеге тамашаны бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп алып бардылар. Шунда ук районның фольклор коллективлары да үз чыгышларын халык игътибарына тәкъдим итте.

    Бу вакытта мәйданда да төрледән-төрле ярышлар башланып китте. Бау тартышу, армспорт, көрәш - халык рәхәтләнеп бәйрәм итә, көч сынаша иде.

    Бәйрәмнең мавыктыргыч күңел ачуларының берсе - баганага менү ярышында катнашырга күпләр кызыкты. Тик шуларның унысы гына халык алдында көчләрен сынаудан курыкмады.

    Шома багананың иң башына менү бик читен булса да, егетләр бирешмәде - үҗәтлекләрен, булдыклылык-җитезлекләрен күрсәтте. Араларында иң-иңе дип Калмаштан яшь егетебез Илназ Каюмов танылды. Ул 45 секунд эчендә багана башына очып ук диярлек менеп җитте. 1 минут 15 секунд нәтиҗә белән, Татарстан поселогыннан Риф Ризатдинов - икенче, ә Иске Ерыклы авылы егете Олег Виссарионов Рифтән беразга гына калышып, 1 минут 22 секунд нәтиҗәсе белән өченче урынга калды.

    Гер күтәрүдә дә көч сынашучылар хәйран булды. Ярышта яшь егетләр, җиткән ир-атлар, хәтта хатын-кызлар да бар иде. Яшьләр белән беррәттән, ветераннар да авыр герләрне күккә чөеп, көчләрен күрсәтте.

    Кул көрәше барган мәйдан өлешендә дә ныклы җанлану күзәтелде. Биредә ир-атлар 70-80 килограммга кадәрле, 80 килограмм үлчәү авырлыгы категорияләрендә кул алышты. Хатын-кызлар исә 65 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан артык үлчәү категорияләрендә көч сынаша алды.

    Сабан туе кунаклары, балалар шулай ук волейбол уеннарында, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү, әйбер кисү кебек уеннарда да катнашып, күңел ачтылар.

    Бәйрәм гөрләп дәвам итте. Сәүдә мәйданчыклары белән беррәттән бер чатырда «Бердәм Россия» партиясенең чәйханәсе чакырып кала» дигәне дә урнашкан иде. Монда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге секретаре Роза Әбделманова һәрбер кешене кайнар коймаклар һәм тәмле чәй белән сыйлады. «Мондый хәйрия акцияләре 6 ел рәттән уздырыла. Быелгы Сабан туенда да һәрбер теләгән кеше тәмле ризыктан авыз итә алды», - дип белдерде Роза Николаевна.

    Сабан туен ат чабышыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, аның башлануы турында игъланны ишеткәч тә, яше-карты дәррәү кубып, чабыш кырына агылды.

    Атлар һәм аларның җайдаклары түземсезләнеп ярыш башын көткән арада, кырга джигитовка (ат өстендә йөрү осталыгы) буенча программа белән егетләр чыгыш ясады. Ат өстендә акробатик элементлар ясау, сөңге белән эшләпәгә эләгү, камчы белән мавыктыргыч номерлар күрсәтеп, алар тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Аннары халык түземсезләнеп көтеп алган ярыш башланды.

    Чабышның финал өлешенә эләгү өчен, көрәш киеренке барды. Һәр ат, чиста токымлымы ул, юкмы - үзенең матурлыгы, егәре белән, ат сөюче һәркемнең йөрәгенә кереп калгандыр. Ниһаять, ярышның финалы башланып китте. Киеренке, гаҗәеп матур чабыш мизгелләрен халык хис-тойгыларын төенләп, тыннарын кысып күзәтте.

    Юртаклар арасында финишка беренче булып "Ярыш" хуҗалыгының Простор кушаматлы (җайдагы Радик Шәвәлиев) аты килде. "Биклән" җитештерү кооперативының Регина Заһитова Память һәм ветеринария берләшмәсенең Шквал (җайдагы Ольга Кузнецова) кушаматлы юртаклары II-III урыннарны алдылар.

    Токымлы атлар чабышында, Рәмис Ибраһимов иярләгән "Биклән" җитештерү кооперативының Вест-Сайд кушаматлы чабышкысы I урынны яулады. II-III урыннарны "Ярыш" хуҗалыгы белән "Камский Бекон" җәмгыятенең Сент-Хорс һәм Мона Лиза атлары (җайдаклары Радик Фәтхетдинов, Вероника Саматова) алдылар.

    Катнаш токымлы атлар арасында финишка беренче булып Рәмилә Хәлиуллина иярләгән "Биклән" хуҗалыгының Ромера аты килде. Ветеринария берләшмәсенең Фортуна һәм "Камский Бекон" җәмгыятенең Стефани атлы чабышкылары икенче-өченче булдылар.

    Иң соңгы булып, старт сызыгына җирле токымдагы атлар басты. Юл тузанын күккә күтәреп, финишка беренче булып Мавадка кушаматлы атта ("Тукай азык-төлек корпорациясе") Илмир Нигъмәтуллин килде.

    Аңардан беразга гына калышып, Грозный аты белән Мус. Заводтан Флүс Фәрдиев II урынны яулады. III урынны "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең Казбекында Илшат Ибраһимов алды. Җиңүчеләрне халык көчле алкышларга күмде. Аларны тузан суырткычлары, электр иттарткычлары белән бүләкләделәр.

    Мәйдан уртасында Сабан туеның бизәге - татарча көрәшкә әзерлек башланды. Кай арада бүләкләрне уртага ташып куйдылар, кай арада җыелып та беттеләр егетләр. Үзләренчә күнегүләр ясыйлар, тәннәрен язалар, әзерләнәләр. Әнә 6-7 яшьлек берничә малай шунда бөтерелә, йөзләре шундый җитди. Мерәстән беренче сыйныфны тәмамлаган егет Марат Газетдинов әле район Сабан туена беренче елымны гына килдем, ди. Иске Абдулдан Илгиз Сәетгәрәев инде авыл Сабан туенда көрәшеп каравын, быел районныкында көчен сынарга теләвен әйтә. Бер төркемгә Бикләннәр җыелган. Беребезне дә төшереп калдырмагыз дигән кебек бер-бер артлы фамилияләрен атыйлар: Илнур һәм Илназ Рамазановлар, Радик Дусманов, Фәнил Әхмәтшин, Ингель Мөхәммәдиев, Айназ Сәрвәров, Гөлназ Нурмиева... Күбесенең исемнәре таныш - төрле ярышларда катнашып, җиңүләр яулап, газета битләрендә еш күренәләр бу егет-кызлар.

    Ул да булмый, район Сабан туенда күп еллар дәвамында милли көрәш уенын оештыручы, алып баручы, әйтергә кирәк, бик оста комментатор Мансур Сәгытдинов ярышларның башлануын игълан итә. Шулай итеп, мәйданның берничә урынында бил алыш башлана. Көрәш көрәш инде ул!... Берәүнең дә тиз генә биреләсе килми. Әнә яшь малайлар да бер-берсенең биленә ничек нык итеп ябышканнар. Сәгать 12 тулганчы башланган бил алыш өч сәгатьтән артык дәвам итте. Ниһаять, батырларны билгеләр мизгелләр якынлаша. Сабан туе кунакларының иң түземнәре, бар күңелләрен биреп, көрәшчеләр өчен борчылып утырган җанатарлар пәһлеваннарның һәр адымын күзәтә.

    Менә финал ярышлары якынлаша. Өлкән көрәшчеләр бераз хәл алганда алып баручы яшүсмерләр арасында барган ярыш нәтиҗәләрен игълан итә. 13 яшькә кадәргеләрдән Айдар Вәлиев, Илназ Рамазанов, Фәнил Әхмәтшин, Айнур Гарипов, Нурислам Әхмәдов, Раушан Зарифуллин үз үлчәү категорияләрендә беренче өчлекне бүлешәләр. 14-15 яшьлек егетләрдән Эмиль Закиров, Эмиль Җиһаншин, Радик Дусманов, Артем Артемьев, Эмиль Шәкүров, Раил Сәйфуллин төрле авырлыкларда беренче өчлеккә керә. 16-17 яшьлек егетләрдән, шулай ук гәүдә авырлыкларына карап, беренче-өченче урыннар Илнур Рамазановка, Илгиз Мөнәвировка, Николай Хөсәеновка, Евгений Якунинга, Дмитрий Әһлиуллинга бирелә. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Комсомолец поселогыннан Эмиль Җиһаншин таныла. Ул тәкә, җылы юрган һәм мендәрләр комплекты белән бүләкләнә.

    Өлкәннәр арасында үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулап, Яңа Бүләктән Равил Зәйнәшевның, Яңа поселогыннан Руслан Әюповның, Түбән Суыксудан Марсель Нургалиевның, Орловка бистәсеннән Марат Галиевның, Түбән Суыксудан Раиф Нигъмәтуллинның абсолют батырга көрәшүләрен көтәбез. Равил Зәйнәшев белән Руслан Әюпов үз үлчәүләрендә беренче урынны алуларыннан канәгать булып, баш батырга бил алышудан баш тарталар. Калган өч пәһлеван арасында җирәбә үткәргәннән соң келәмгә Марсель Нургалиев белән Раиф Нигъмәтуллин чыга. Бу очрашуның җиңүчесе дип Марсель табыла.

    Ниһаять, соңгы талпыныш. Мәйдан уртасында 2013 ел Сабан туеның абсолют батыры исеменә көрәшүчеләр Марсель Нургалиев һәм Марат Галиев. Меңләгән күз пәһлеваннарга төбәлә. Халык "аһ" дияргә дә өлгерми, Марат Марсельне җирдән күтәреп ала. Шулай итеп район Сабан туеның баш батыры булып әле күптән түгел генә илле яшен тутырган милли көрәш остасы Марат Галиев кала.

    Үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннарны алучыларның барысы бәйрәмнең истәлекле бүләкләренә лаек булды, ә баш батырга исә тәкә һәм телевизор тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: