Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сабан туе батырларны зурлады

Сабан туе - татарны элек-электән бөтен дөньяга үзенең гореф-гадәтләрен, традицияләрен, әдәби-тарихи мирасын саклап-барлап яшәүче хезмәт сөючән халык, горур, көчле рухлы милләт буларак таныткан гүзәл бәйрәмнәрнең иң олугыдыр. Быел аның республикабызда "Мәдәни мирасны саклау елы" кысаларында узуы милли бәйрәмебезгә аерым мәртәбә өстәде, өр-яңа төсмерләр белән баетты. Кызыл Байрак урманының ямьле аланында...

Фанфараларның тантаналы яңгыравы астында Сабан туе мәйданына яллары аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән кыңгыраулы атлар керә. Арбасына утырган гармунчыларның тальяннарын чыңлатып җырлый-җырлый мәйдан әйләнүе - Сабан туен башлап җибәрүнең ерак бабаларыбыздан калган иң матур билгесе, кадерле әманәте һәм гүзәл ядкаредер. Көчле кул чабулар астында алып баручылар мәйдан түренә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиевны һәм район Сабан туеның кадерле кунакларын - ТР Дәүләт советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовны, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиевны чакыра. Район башлыгы бәйрәм котлавын, иң беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәренә юллый:5

- Сабан туебыз мөбарәк булсын, кадерле райондашлар! Аллага шөкер, барлык тармакларда да менә дигән күрсәткечләр, лаеклы уңышлар белән каршылыйбыз милли бәйрәмебезне. Уҗымнарыбыз шундый матур булып күтәрелеп килә. Көзге уңыш бәйрәмен дә бүгенгедәй күтәренке күңел, басу-кырларда каерылып уңган игеннәрнең мул уңышына сөенеп, гәрәбәдәй бөртекләр тулы амбарлар белән каршыларга язсын. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле хезмәтчәннәребез. Бүген бөтен район сезне зурлый, сезгә дан җырлый, - диде Васил Гариф улы.

Тукайлыларга ТР Президентының котлау хатын җиткергән Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев та изге теләкләренә кушып табыннарыбыз муллыгы өчен игенчеләргә, терлекчеләргә, яшелчә үстерүчеләргә җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Районыбызның иң сылу кызлары - "2012 ел Сабан туе гүзәле" бәйгесендә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган чибәрләрнең чыгышы һәрвакыт нур өстенә нур. Халык таң калып, берсеннән-берсе нәзакәтле кызларның мәйданның яшел келәм өстенә басар-басмас, аккошлардай йөзеп чыгуын күзәтә, алкышлап соклануын белдерә. Әнә алар - "Иң зәвыклы кыз" Зөһрә Сәгыйрова (Калмаш), "Иң сылу кыз" Айназ Якупова (Биклән), "Озын толымлы кыз" Алсу Гайнетдинова (Яңа поселогы), "Сәхнә остасы" Алена Адамова (Мәләкәс), "Иң сөйкемле кыз" Диләрә Мөхәммәдиева (Иске Абдул), "Аш-су остасы" Алия Шәрипова (Круглое Поле), "Иң шаян кыз" Алсу Сәмигуллина (Комсомолец) һәм районыбызның данын республикага шаулаткан "Татарстанның иң кечкенә гүзәле" исеменә лаек булган Әдилә Мортазина (Түбән Суыксу). Гүзәлләрнең дә гүзәле дип танылган - районыбызның 2012 елгы Сабан туе гүзәле Алия Әгъзамова Сабан туе чәкчәген кунакларга тәкъдим итә. Район башлыгы Сабан туен тантаналы төстә ачык дип игълан итә һәм Татарстан гимны астында районның хезмәт алдынгылары Фәнис Гатин ("Камская Нива" агрофирмасы), Наил Фатыйхов ("Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы) һәм Фоат Ишморатов (Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе) 2012 ел Сабан туеның әләмен күтәрәләр. Көчле алкышлар белән мәйдан районның хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын, уңган терлекчеләрне сәламли. 2012 елның кыр батырлары ярышында 1нче урынны яулаган "Гигант" ҖЧҖ механизаторы Флорис Миннегалиевны, 2нче урынны алган Сәйдәшев исемендәге хуҗалык механизаторы Рафил Бәхтияровны, 3нче урынга чыккан "Ярыш" хуҗалыгы механизаторы Рафис Хәмәтовны, һәм "Ирек" ҖК механизаторы Рамил Сабирҗановны котлап район башлыгы Васил Хаҗиев бүләкләр тапшырды.

Узган елда иң күп продукция җитештергән савымчыларны да зурлады район җитәкчесе. Ел дәвамында һәр сыердан 6809 килограмм сөт савып, районда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән "Гигант" хуҗалыгы уңганы Мәгъфирә Зарипова, әлеге чорда һәр сыердан 5914 килограмм сөт савып, 2нче урынга лаек булган Сәйдәшев исемендәге хуҗалык савымчысы Гөлшат Нуртдинова, группасындагы һәр сыердан уртача еллык савымны 5486 килограммга җиткергән "Алмаз" АХП савымчысы Гөлшат Фаттахова да Сабан туе бүләкләренә лаек булдылар.

Мәйдан хезмәт алдынгыларын зурлап озата һәм районның авыл хуҗалыгы тармагында, оешма, предприятиеләрдә озак еллар дәвамында намуслы хезмәт куйган, республика хөкүмәте бүләкләренә лаек булган ветеран-җитәкчеләрне, баш белгечләрне, районның башка тармакларында зур уңышларга ирешкән һөнәр ияләрен, район данын төрле дәрәҗәдәге спорт бәйгеләрендә яклап җиңү яулаган ветеран-спортчыларны, яшь талантларны көчле алкышлар белән каршы ала.

Сабан туе мәйданында - төрледән-төрле хореографик композицияләрне, дистәләгән сәнгать коллективын бер темага туплап, бер гүзәл музыкага бер талпыныш-омтылыш белән бөтерелергә мәҗбүр иткән, гасырлар дәвамында халкыбыз кичкән вакыйгаларны, кичереш-хиссиятен, шатлыгын-куанычын күңелләрне кузгатырлык итеп гәүдәләндергән театральләштерелгән тамаша. Төрле төсләр балкышы, көчле музыкаль бизәлеше белән сокландырган да, дулкынландырган да, уйланырга да мәҗбүр иткән бу тамаша беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Милләтебезнең Сабан туенда гына уйнала торган, үзенә генә хас матур уеннары бар. Халыкның да бер төркеме шул уеннарда катнашу өчен дип атап килә. Уеннарның башлануын аеруча балалар түземсезләнеп көтә. Күпләре Сабан туенда откан бүләген кадерләп саклый да әле. Капчык киеп йөгерү, йомырка салган кашыкны авызга кабып чабу, чүлмәк вату, әйбер кисү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек ярышлар нәкъ менә Сабан туенныкы. Бәйрәм кунаклары берсендә дә сынатмый. Уеннар барган һәр мәйданчыкта үзенә бер җанлылык хөкем сөрә. Катнаша торалар, бүләкләрен ала торалар.

Зур мәйдан эченә урнаштырылган шома һәм авыш баганаларга менәргә дә чират җыелган. Авыш баганага менү бераз җайлырак, анысы. Шулай да кайбер уенчылар яртысына җитәләр дә егылып та төшәләр. Күбесе килгән шәптән очына ук барып җитә. Ә менә биек шома колга башына менү бар кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Багананың очына менеп җитеп, флагка кагылгансың икән инде - син чыннан да бәйрәмнең герое дигән сүз. Бу ярышта аеруча җитез һәм оста булган егетләр арасында урыннар да билгеләнде. Беренчелекне "Татарстан" совхозы поселогыннан килгән 20 яшьлек Артур Гыйбадуллин алды, Калмаштан 23 яшьлек Илназ Каюмов - икенче, Бикләннән IX сыйныфны тәмамлаган Илсур Мостафин өченче булды. Егетләрнең берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел, хәрәкәтләренә күз иярми. Сабан туе баганасына бер генә мәртәбә күтәрелмәгәннәр, күрәсең. Илсур исә әнә багананы кочаклап та тормый, атлап кына бара - тигез җирдән йөгерә диярсең.

Реклама

Гер күтәрү, бау тарту, кул көрәштерү, йөгерү, биеклеккә һәм ераклыкка сикерү, волейбол кебек спорт чаралары да Сабан туеның традициясенә керә бара. Халык аларда бик теләп катнашты.

Бәйрәмне алып баручы тиздән ат чабышлары башланасын игълан итә. Сабан туеның иң матур бу мизгелен карарга халык күпләп шул якка агыла. Бәлки ярыш атлары бу юлны әллә ничә кат ураганнардыр, күбесенең беренче ел узышулары да түгелдер - шулай да старт бирелү мизгелләре якынлашкан саен чабышкылар ныграк дулкынлана. Сабан туеның төп мәйданын урап бәйрәмне башлаган кыңгыраулы атлар биредә дә чабыш юлын беренче булып әйләнәләр. Шул мизгелдән ярышны ачык дип белдергән комментатор Мәрзия Гыйләҗева чабышка барачак атларның кушаматын, кайдан килгәннәрен һәм җайдакларның исемнәрен атый. "Һава торышының уңай килүе дә тәэсир иттеме, халык быел ат чабышын аеруча көтеп алды. Башланганчы күп вакыт алдан ярыш юлы янына җыелды. Һәр чабышкыны кул чабып озатты, алкышлап каршы алды", - ди Мәрзия ханым уенга бәя биреп.

Быелгы ярышта барлыгы 25 ат катнашты. Беренче булып старт сызыгына җирле токымдагы атлар басты. Кузгалырга дигән сигналны алуга унике ат дәррәү алга ыргылды. 1 километр 600 метр озынлыктагы ярыш юлын алар ике мәртәбә урады. Беренче булып "Грозный" кушаматлы аты белән Мус. Заводтан Флүс Фәрдиев килде. Улының җиңүенә үзеннән дә бигрәк аның әнисе сөенде бугай. Мәйданга керүгә беренче бүләкне - кызыл сөлгене Флүс әнисе кулыннан алды. Инде өченче ел җирле токымлы атлар арасында үзенең яраткан "Грозный"е белән беренче урынны ала Флүс. Үзе инде тугыз яшеннән ат өстендә чаба икән. Икенче булып "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасыннан "Казбек" кушаматлы ат өстендә Илшат Ибраһимов килде. Өченчедә - шушы ук агрофирмадан "Дозор" кушаматлы аты белән Раил Нигъмәтуллин.

Җирле атлардан соң старт сызыгына чиста токымлылар басты. Быелгы Сабан туенда андыйлар дүртәү иде. "Касакин" фермер хуҗалыгыннан "Наташа" кушаматлы атта Эльвира Аязгулова - беренче, "Биклән" җитештерү кооперативыннан "Балтика"да Лилия Эсенбекова - икенче, шушы ук кооперативтан Антон Черемухин "Кубик" кушаматлы чаптарында өченче килделәр.

Катнаш токымлы биш чабышкы арасында "Ярыш" хуҗалыгының Вероника Саматова иярләгән "Конон"ы - беренче, Комсомолец авыл җирлегенең Айзат Корбанов иярләгән "Памелла" аты - икенче, "Биклән"нең Резедә Шәрифуллина иярләгән "Реванш"ы өченче урынга чыктылар. Ат өстендә утырган хатын-кызларга карагач сокланып кына түгел, бераз көнләшеп тә куясың хәтта. Ә инде аларның призлы урыннар да алуы үзләре өчен дә, якыннары һәм туганнары өчен дә зур горурлыктыр.

Ат чабышының аерата матур бизәге - юртаклар ярышы. Төрле төстәге дирбияләр белән җигелгән тарантаслар бер-бер артлы юлга кузгала. Биредә дә дүрт чабышкының өчесен хатын-кыз иярләгән. Әнә алар ярыш юлын бер мәртәбә әйләнеп, финишка якынлашалар. Беренче булып "Биклән" кооперативының "Простор" кушаматлы атында Анастасия Шәвәлиева, икенче булып "Ярыш"ның "Аризона"сында Екатерина Верясова, өченче булып "Биклән"нән "Затмевающий" кушаматлы чабышкыда Радик Шәвәлиев килә.

Беренче урыннарны алган барлык катнашучылар юа торган тузан суыргыч, икенче урындагылар гади тузан суыргыч, өченче урынны алучылар электр иттарткычы белән бүләкләнделәр.

Сабан туе гөрли, халык рәхәтләнеп бәйрәм итә, төрле уеннарда, спорт ярышларында катнаша, җырлап-биеп күңел ача, батырларның бил алышканын онытылып күзәтә. Сабан туена таҗ куя торган милли көрәш быел да, чын мәгънәсендә, мавыктыргыч һәм йөрәкне җилкетерлек мизгелләргә бай булды. Башта мәйданның йомшак келәмендә нәни көрәшчеләр көч сынашты. Араларында шактый өметлеләре дә бар, ди милли көрәшләрнең баш хөкемдары Ильяс Гыйлаев. 36 килограммга кадәр үлчәүдә җиңү яулаган Айназ Сәрвәров белән Рөстәм Зарифуллин матур гына көрәш алымнары күрсәттеләр. Яшь көрәшчеләр арасында районның абсолют батыры исеменә Яңа поселогыннан Азат Нәҗмиев лаек булды. Иске Абдулдан өметле һәм көчле көндәше Тимур Сафин белән киеренке көрәштә чиста җиңү яулаган егетне мәйдан да зурлап алкышлады. Азат тәкә һәм видеоплеер белән бүләкләнде. Тәкә дигәннән, быел да бүләккә дип бәйләп куйган өч тәкәнең икесе бауларын өзеп качтылар, артларыннан тирләп-пешеп йөгергән (30 градус челләдә!) ир-егетләрне 1әр чакрым кросс чаптырдылар. Иншалла, көрәш беткән мәлгә куып алып кайтып бәйләделәр тәкәләрне. Ә көрәш мәйданында берсеннән-берсе көчле батырлар, чын пәвлеваннар бил алышты. Бәйге кызганнан-кызды. Өлкәннәр арасында районның абсолют батыры исемен дәгъвалап көрәш келәмен 6 иң көчле көрәшче чыкты. 100 килограммлы үлчәүдә җиңү яулаган Тәлгать Гыйльметдинов, 2нче урынга лаек булган Тәнзил Хәмәдиев, 100 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңгән Ришат Шәрипов, шушы үлчәүдә 2нче урынны алган Радик Вороной, 80 килограммлы үлчәүдә җиңгән көрәшче Марсель Нургалиев, 90 килограммлы үлчәүдә 2 нче урынны алган Раиф Нигъмәтуллин арасында киеренке көрәш шактый дәвам итте. Ниһаять, мәйдан түрендә бер-берсенә лаеклы иң көчле ике пәһлеван - Ришат Шәрипов һәм Марсель Нургалиев калды. Аларның көрәш келәмендә беренче генә көч сынашуы түгел. Билләрдә сөлгеләр уйнады, халыкны дулкынландырып, борчылырга, бәхәсләшергә мәҗбүр иткән мизгелләр дә шактый булды. Тик һәр җиңүнең җиңүчесе булган кебек, ниһать, район сабан туенның абсолют батыры игълан ителде. Быел да ул мәртәбәле исемгә Ришат Шәрипов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй милли бәйрәмнәребез

2
X