Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биклән кызы Диләрә Мәвләветдинова – Сабан туе гүзәле

30 майда Түбән Суыксу мәдәният йортында районкүләм «Сабан туе гүзәле-2014» бәйгесе узды. Анда 6 кыз: Диләрә Мәвләветдинова (Биклән), Алия Асылмәрданова (Күзкәй), Чулпан Сафина (Иске Абдул), Әдилә Җиһангирова (Биклән), Илүзә Газизова (Яңа Бүләк) һәм Гөлшат Хәсәншина (Иштирәк) катнашты.

Бәйгене әкият геройлары киеменнән, театральләштерелгән сценарий буенча Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты директоры Ландыш Сәйфуллина һәм Мусабай-Завод авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Файсал Кәлимуллин алып барды.
Алар иң элек тамашачыларны һәм җанатарларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри әгъзалары һәм жюри рәисе - районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев белән таныштырды.
Беренче турда кызлар үзләре турында сөйләделәр. Өй эшен алар барысы да матур шигъри юллар аша җиткерде. Гаилә альбомнарын кулланып төзелгән таныштырулар берсеннән-берсе отышлы, кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты. Нәтиҗәдә, барлык гүзәлләр дә югары балга ия булды.
Икенче турда - милли татар киемнәре тәкъдим ителде. Зәвык белән киенгән татар кызлары һәрберсе матур, тыйнак, зифа, сылулар. Бу бәйгедә оригиналь костюм иясе Диләрә Мәвләветдинованың киемнәре күзләрне иркәләде. Ул бу милли киемнән, без китап сурәтләреннән генә күргән, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән борынгы Болгар сылуын хәтерләтте.
Өченче тур - «Мәңге югалмас хәзинәләр» исеме астында үтте. Бу турда конкурсантлар милли хәзинә, милли җәүһәрләргә урын бирде. Берәүләре - самавырга дан җырласа, икенчеләре - кул тегермәне, җиделе лампа, чуен эшләнмәләре кебек көнкүреш әйберләре турында сөйләде. Иске Абдул кызы Чулпан Сафина әзерләгән номер бигрәк тә җанлы, мавыктыргыч килеп чыкты. Ул табагач турында сөйләп, табагач һәм таба белән 3 кешелек кызыклы уен күрсәтте, аларны җитезлектә сынады.
«Милли моңнар» дигән дүртенче турда кызлар бигрәк тә ачылып китте. Баксаң, алар берсеннән-берсе оста җырлый, бии икән! Диләрә Мәвләветдинова - Муса Җәлилнең «Яшь ана» шигырен сөйләгәндә тамакларга төер тыгылды, Чулпан Сафинаның моңлы тавышыннан тамашачы әсәрләнде, Күзкәй чибәре Алия Асылмәрданова көнчыгыш биюен башкарганда егет халкы өнсез калды. Биклән сылуы - Әдилә Җиһангирова шаян татар биюе биегәндә аяклар тыпырдап, биеп утырды. Яңа Бүләк сөйкемлесе - Илүзә Газизова җырлаганда барыбыз да аның үзенчәлекле тавышына сокландык. Иштирәк кызы Гөлшат һәм аның авылдаш кызлары һинд биюен тәкъдим итте.
Бишенче турда кызлар күмәк бию - чиккән сөлгеләр тотып биеделәр.
Ә иң соңгы турда чибәркәйләрнең барысы да күз явын алырлык кичке күлмәкләрдән чыкты.
Бәйгеләр берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. «Сабан туе гүзәле» бәйгесен ямьләргә килгән артистлар арасында Казан кунагы - «Сорнай» ансамбле солисты, райондашыбыз Илмир Ямалов та бар иде. Ул, төрле уен коралларында уйнап, тамашачыларны таң калдырды. Соңыннан ике туган сеңлесе Сөмбел Зарипова белән искиткеч матур дуэт башкардылар.
Шулай ук бу бәйгегә үзләренең матур чыгышлары белән җырчы Нәзир Гыймазетдинов, «Шатлык» бию коллективы җитәкчесе, биюче Альбина Гәрәева, Иске Җирекле авыл кызларының күмәк биюләре ямь өстәде.
Ниһаять, бәйгеләр тәмамланды. Хөкемдарлар киңәшләшергә вакыт алды. Берсеннән-берсе чибәр, сылу, аккоштай зифа буйлы чибәрләрне кабат сәхнә түренә дәштеләр. Кызларның берсе генә дә мактаулы исемнәрсез калмады. Иштирәк сылуы Гөлшат Хәсәншина - «Иң тыйнак кыз», Яңа Бүләк кызы Илүзә Газизова - «Сәхнә остасы», Биклән чибәркәе Әдилә Җиһангирова - «Иң сөйкемле кыз», Иске Абдул гүзәле Чулпан Сафина - «Иң талантлы кыз», Күзкәй матуркае Алия Асылмәрданова «Иң зәвыклы кыз» дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Җиңү бу юлы Биклән кызы - Диләрә Мәвләветдиновага елмайды. Ул, беренче номер астында уңышлы чыгыш ясап, иң күп очко җыйды һәм «Сабан туе гүзәле-2014» исеменә һәм җиңү таҗына ия булды.
Кызларны җанатарлары көчле алкышларга, аллы-гөлле чәчәкләргә күмделәр. Гүзәлләрнең барысына да район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Сабантуй Сабан туе