Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татар Каргалысы Сабан туе 11 меңнән артык кунак җыйды

Районыбыз делегациясе Оренбург өлкәсендә милли бәйрәмебезне үткәреп кайтты Республикабыз районнарыннан барып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән берлектә милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.

Быел безнең район Оренбург өлкәсенә чакырулы иде. Бу сәфәргә алдан ук җитди әзерләндек. Кунакка буш кул белән барып булмый - бүләкләр хәстәрләнде, җыр-биюләрдән торган музыкаль программа төзелде. Безнең алга Татарстаныбыз исеменнән лаеклы чыгыш ясау, Сабан туен истә калырлык итеп үткәрү бурычы куелган иде.

22 июнь иртәсендә муниципаль район башлыгы җитәкчелегендәге 50 кешедән торган делегация ерак юлга чыкты. Кичтән килеп урнашып, бәйрәм узасы мәйданны карадык, үзебез белән алып килгән элмә реквизитларны урнаштырдык. Сабан туен үткәрү өчен Сакмар районының матур бер җирендә иркен урын бирелгән иде. Каршы алучы як та татарстанлылар килүгә җитди әзерләнгән, бу икенче көнне узган бәйрәм чараларында яхшы күренде. Бәйрәмгә искиткеч күп халык җыелды. Бер-берсе белән күрешәләр, матур итеп татарча сөйләшәләр, барысы да елга бер була торган бу бәйрәмне бик сагынган. Халыкның болай күп килүе биредә милли йола-гадәтләрне саклап яшәүләре һәм Сабан туеның да көтеп алынган бәйрәм булуы турында сөйли иде.

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев җыелган халыкны татарстанлылар, Тукай районы халкы исеменнән Сабан туе белән котлады, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. Анда болай дип язылган:

"Кадерле дуслар!

Сезне татар халык бәйрәме - Сабан туе белән кайнар котлыйм!

Сабан туеның тамырлары бик борынгы чорларга барып тоташа. Ул кыр эшләре тәмамлану уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнән, милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннарның, рухи бәйләнешен тәэмин итүче саекмас чыганакка әверелде. Бу тантанада татар халкының иң күркәм сыйфатлары - эшчәнлеге, сабырлыгы, чаялыгы, камиллеккә омтылышы, күрше хакын хаклый белүе, кунакчыллыгы чагылыш таба.

Сабан туе бүген Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә киң билгеләп үтелә. Форсаттан файдаланып, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләренә, шундый матур, мавыктыргыч бәйрәм уздыруга мөмкинлек тудырулары өчен, ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Кая гына яшәсәләр дә, бу бәйрәм татарлар өчен күпсанлы милләттәшләре, уртак тарихи Ватаннары белән ныклы бәйләнешләрен саклау чарасы булып кала.

Бүген Сабан туе мәйданы төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштерә. Бу бәйрәм татар мәдәниятен тагын да киңрәк таныту, тынычлыкны һәм иминлекне ныгыту кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Анда катнашучылар бер үк вакытта, спорт ярышларында катнашып, бик күп уңай тойгы ала, көч-егәр туплый.

Россия тарихы елында Сабан туен бәйрәм итү аеруча зур актуальлек ала. Татар милли мәдәниятен үстерүгә армый-талмый хезмәт итүчеләр, оештыручылар һәм энтузиастлар, шулай ук бәйрәмдә катнашучы халык тырышлыгы белән Сабан туе данлыклы мәдәни-тарихи елъязмабызга бик күп якты сәхифәләр язачак әле!

һәммәгезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Сабан туеның якты рухы шатлык хисләре уятсын, уңышларга рухландырсын, күңелләрегезгә канат куйсын!"

Васил Гариф улы бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунакларга истәлекле бүләкләр - чигешле түбәтәйләр, "Тукай муниципаль районы" дип язылган шарфлар бүләк итте. Кабул итүче як исеменнән Оренбург өлкәсе вице-губернаторы - Хөкүмәт рәисе урынбасары Павел Самсонов, өлкәнең закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Александр Сало, Сакмар муниципаль районы башлыгы Юрий Коваленко, Оренбург өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе рәисе Габделбарый хәзрәт, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Исмәгыйль Гыйззәтуллин тәбрикләде, җылы теләкләрен ирештерде.

Котлаулардан соң мәйданда төрледән-төрле уеннар, сәнгать осталарының чыгышлары башланды. Танылган җырчылар Айдар Галимов, "Сорнай", "Болгар" ансамбльләре, районыбыз үзешчәннәре Назыйр һәм Назыйм Гыймазетдиновларның чыгышлары алкышларга күмелде. Бәйрәмгә килүчеләр җырлап, биеп күңел ачты, уеннарда бик теләп катнаштылар. Сабан туеның төп бизәге - милли көрәш тә бик киеренке барды. Мәйдан һәммәсенә дә көч биреп, алкышлап торды. Көрәштә җиңгән батыр тәкә белән бүләкләнде. Уеннарда катнашучылар да Сабан туе бүләгенә ия булдылар. Аерым мәйданчыкта балалар өчен уеннар оештырылды.

Бәйрәмдә өлкәдә яшәүче күп төрле милләт вәкилләре бергәләп, тату, матур ял итте. Сабан туе кунаклары өчен татар, әзербайҗан, рус, украин, казах, казак утарлары корылган, аларда бу халыкларның яшәү рәвешен, йола-гадәтләрен күрсәткән күренешләр ясалган, аш-су үрнәкләре урнаштырылган иде. Районыбыз татар йортын, милли йолаларын тәкъдим итте. Биредә Сабан туена килүчеләр милли ашларыбыз - чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия, кабартма, пәрәмәчләр белән сыйланды. Бәйрәмгә кунаклары бу утарларда булып, фоторәсемнәргә төштеләр, йола-гадәтләр белән таныштылар.

Сабан туе һәркемдә бик матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Сабан туе милли бәйрәмебез милли бәйрәмнәребез