Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли бәйрәмебез күңелле узды

Кнәз авыл җирлегендә Сабан туе башка еллардагыдан күңеллерәк, җанлырак узды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга муниципаль районның Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев килгән иде. Мәйданга җыелган кешеләрне ул милли бәйрәмебез - Сабан туе белән җылы котлады. Авыл эшчәннәрен җирлек башлыгы Тамара Белова, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов да ихлас тәбрикләде.

Мәйданга, зурлап, авыл хуҗалыгы алдынгыларын чакырдылар, аннары Кнәз мәдәният йортының иҗат коллективлары узды. Мәйдан аларны гөр килеп, көчле алкышлар белән каршылады. Иҗат коллективлары: «Задоринки» фольклор коллективы, «Грация» - хореография, «Айбагыр» керәшен ансамбле, «Русский звон» фольклор коллективлары чыгышлары тамашачыларны әкияти дөньяга алып керде, борынгы йолаларны искә төшерде. Сабан туе, шулай итеп, узганнарның һәм бүгенгенең күркәм мизгелләрен эченә алган иде. Биредә борынгы традицияләрне генә чагылдырып калмадылар, программа спортның заманча төрләре, яңача уеннар белән баетылган иде.
Милли көрәш - Сабан туеның йөзек кашы. Кемнең батыр калуын белмичә беркем дә мәйданнан таралмый. Көрәш келәменә быел бил алышырга күрше авыллардан да килгәннәр иде. Абсолют батыр булып быел да Роберт Шакиров калды.
Ә ат чабышыннан башка Сабан туен күз алдына китереп буламы? Әнә алар, Сабан туе бизәге булган юртаклар, әйтерсең лә канатлар куйганнар, томырылып алга очалар. Быел узышта 8 ат катнашты. Аларның саны ел саен арта бара. Һәм бу хәл күңелгә - өмет, бәйгегә ямь, дәрт өсти. Узышта беренче булып «Бәхетле» кушаматлы атта Михаил Подсекаев килде. «Казбек»ны иярләгән Василий Яцкевич - икенче, «Малыш» кушаматлы атта Максим Мыльников өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлау, бүләкләр тапшыру бәйрәмнең төп зур сәхнәсендә үтте. Сабан туена җыелган авыл халкы да төрле бәйгеләрдә, уеннарда актив катнашты. Баганага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, кыскасы, бөтен ярышлар дәртле музыка, авыл үзешчәннәренең күңелле концерты астында барды. Болар барысы бергә чын халык бәйрәме мохитен тудырды. Сәләте, теләге булган һәр кеше мәйданга чыгып, үз талантын күрсәтә алды, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Яңа поселогында иртәдән үк бәйрәм мохите сизелә иде. Сабан туена чакырып, күңелләрне ымсындырып, музыка агыла. Бәйрәмчә киенгән төркем-төркем кешеләр, сабыйларан җитәкләгән әти-әниләр мәйданга ашыга. Ә анда аларны төрле уеннар, бәйге мәйданнары, күңелле концерт, борынгыдан килгән ярышлар көтә.
Сабан туе, гадәттәгечә, бәйрәм бизәге - бакча балаларының биюләре белән башланды. Матур-матур киемнәр киенгән, төрле төстәге шарлар тоткан сабыйлар чәчәк болынын хәтерләтәләр. Кыюлар алар, осталар. Аларга карап, күңел шатлана. Балаларны «Ахирәтләр» фольклор коллективы алмаштыра. Үзешчәннәр «Буразналар» җыры астында тубаллардан «орлык чәчәләр». «Буразнада игенкәйләр күкрәп уңсыннар», - дип җырлый-җырлый биеделәр ахирәтләр. Фольклор ансамбль үзенең чыгышын «Сабан туе мизгелләре» дигән театральләштерелгән күренеш белән тәмамлады.
Билгеле инде, милли көрәшсез, уеннарсыз, конкурсларсыз Сабан туе булмый. Шигырь конкурсында, мәсәлән, Яңа Сарайлыдан Хәния Батталова беренче урынны алды.
Мәйдан тоткан батырлар, уеннарда җиңүчеләр, үзешчән сәнгать осталары - берсе дә Сабан туеннан бүләксез китмәде. Халык, туйганчы биеп, җырлап, кичкә кадәр күңел ачты, дип хәбәр итте Яңа поселогыннан Нурия Абдуллина.
Шилнәбаш авыл җирлеге Сабан туена район белән авыл халкыннан кала, Минзәлә, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Түбән Кама шәһәреннән килгән Илдус Мингатин тальян гармунда күңелле көйләр уйнап бар халыкны урыннарыннан торгызып, биергә кузгаткан. Шилнәбаш сабан туеның быелгы батыры дип А. Мугинов танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй