Мђдђният тег белән яңалыклар
-
Тукай көннәренә әзерлек бара
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы, район мәдәният бүлеге, "Якты юл" ("Светлый путь") газеталары бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен каршылау чараларына әзерлек кысаларында шигырь уку осталары һәм яшь каләм тибрәтүчеләр арасында "Һәр күңелдә шигырь уты бар" бәйгесен үткәрә. Бәйгегә нәтиҗәләр апрель аенда Г.Тукайның туган көнендә ясалачак. Шигырьләрне редакциягә юлларга...
-
Кече Шилнәдә фольклор ансамбльләре фестивале узачак
1 март көнне Кече Шилнә авылы җирлегендә «Истоки» дип исемләнгән район фольклор фестивале үтәчәк. Монда авыллардан 11 фольклор коллективы катнашыр дип көтелә. Фестивальнең максаты - халыкчанлыкны пропагандалау, традицияләрне саклап калу.
-
Мәдәният хезмәткәрләре республика семинарында катнаша
26-27 февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә «Рус традицион мәдәниятен саклап калуда авыл клубларының эшчәнлеге» дип исемләнгән республика семинары уза. Чараның икенче көнендә төрледән-төрле мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, гамәли дәресләр үткәреләчәк. Районыбыз авылларыннан республика семинарында 21 кеше катнашты.
-
Өлкәннәребез иҗат белән шөгыльләнделәр
Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар даими үткәрелеп килә.
-
Районыбызның нәни гүзәле Круглое Поледа яши
"Районның нәни гүзәле - 2013" дигән затлы исемгә быел Круглое Поле урта мәктәбе укучысы Полина Тулаева лаек булды. Бәйге киеренке шартларда барды. Һәр бала үзенчә талантлы, бәйгегә яхшы әзерлек белән килгән. Зал җанатарларның дәртләндергән теләкләреннән гөрләп торды. 23 нәни мисс үз номинацияләрендә иң яхшылар дип табылды. Ә Полинага җиңүче таҗын...
-
Якташ шагыйрәбезне хөрмәтләп искә алдык
Күптән түгел "Татарстан" совхозы поселогы китапханәсендә якташыбыз, яраткан шагыйрәбез, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 85 ел тулуга багышланган бик матур кичә булды. Җырлы-моңлы очрашуда шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Авыл үзешчәннәре тарафыннан "Гайфи бабай, өйлән давай!" исемле пьесадан өзекләр сәхнәләштерелгән иде. Китапханәчеләр Мәйсәрә Мөҗәһит...
-
Балалар “Балкыш”та катнашырга әзерләнә
Быел балалар арасында үткәрелә торган "Балкыш" иҗат фестивале экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак. Фестивальдә коллектив белән дә, 3,5-18 яшьлек аерым башкаручыларга да катнашырга була. Конкурс дүрт яшь категориясенә бүлеп үткәрелә, программа "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрен үз эченә ала. Һәр чыгыш фестивальнең төп темасын яктыртырга тиеш....
-
Мәләкәснең кечкенә йолдызчыклары җиңү яулады
Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор ансамбле "Туым җондызы" ("Рождественская звезда") дип аталган V республика күләм керәшен мәдәнияте балалар һәм яшьләр фестиваль-конкурсында җиңү яулап кайтты.
-
Искечә Яңа елны яңа кафеда каршыладык
12 гыйнвар көнне бөтен мусзаводлылар яратып өлгергән "Лилия" кафесында искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Зәңгәр учак янында" дигән бик матур кичә булды.
-
Фидан белән Ләйлә килде
19 гыйнварда Мәләкәс авылы мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров һәм Ләйлә Дәүләтова концерты булды. Шул ук көнне Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" дип исемләнгән районкүләм чара узды. Анда районның иң оста 24 баянчысы катнашты. Алар бер-берләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, хезмәттәшләренең яңа репертуарларын тыңладылар. Икенче көнне...
-
Иске Абдулда гармунчылар бәйгесе уза
19 гыйнварда Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесе үткәрелә. Анда олылар да, кечкенәләр дә катнаша ала. Чарага Сарман районы гармунчылары, танылган музыкант Флера Хөрмәтованың килүе көтелә. Кечкенә гармунчыларыбызның чыгышлары бигрәк тә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, диде безгә район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова әлеге чара уңаеннан. Район мәдәният...
-
Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә
Танылган якташыбыз, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына шушы көннәрдә 85 ел тула. Әлеге уңайдан Новотроицк мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Инзилә Камалованың "Без тарихта эзлебез" конкурсына әзерләнгән "Татар халкының җыр сәнгате тарихында шагыйрә Гөлшат Зәйнашева" дип аталган эшен тәкъдим итәбез. Ул укытучысы Кәүсәрия Мәүлиева ярдәмендә төрле әдәби чыганакларны файдаланып эшләнгән.
-
Без бергә булганда
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар иҗатын үстерү фонды тарафыннан оештырылган "Без бергә булганда" Халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән мәртәбәле жюри игътибарына иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
“Туым җондозы” фестиваленең йомгаклау концертында катнашачаклар
Мәләкәс авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен Мәскәүдән 5әр метрлы ике ясалма чыршы кайтартканнар. Яшел гүзәлләрнең һәрберсе 22 мең сум тора. Мондый чыршылар егерме елдан артык хезмәт итә. Аларның берсе Мәләкәс клубында, икенчесе Иске Җирекледә җәмәгать үзәгендә урнаштырылды. Бизәлгән чыршы әйләнәсендә бәйрәм чаралары бик күңелле үтте, дип хәбәр итте...
-
“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, мөнәҗәтләр иҗат иткән.