Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәләкәснең кечкенә йолдызчыклары җиңү яулады

Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор ансамбле "Туым җондызы" ("Рождественская звезда") дип аталган V республика күләм керәшен мәдәнияте балалар һәм яшьләр фестиваль-конкурсында җиңү яулап кайтты.

Фестиваль 26 гыйнвар көнне Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә үтте. Финалда Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Балык Бистәсе, Алабуга, Мамадыш шәһәрләре, Тукай, Сарман, Питрәч, Лаеш, Кукмара, Кайбыч районнары коллективлары катнашты. Районның Людмила Адамова җитәкчелегендәге "Питрау" халык ансамбле "Фольклор коллективның кече төркеме" номинациясендә ике чыгышын тәкъдим итте. Кечкенә башкаручыларның осталыгын жюри бик югары бәяләде. Коллектив беренче урын алып, Диплом һәм кыйммәтле фотоаппарат белән бүләкләнде. Шулай ук катнашучылар бүләккә йолдызчыклар формасындагы йомшак уенчыклар алдылар.

Коллективка йөрүче кечкенә кызчык Аделина Низамиеваны туган көне белән котлау мизгеле аеруча истәлекле булды. Фестивальне оештыручылар аңа зур йомшак аю бүләк иттеләр.

Фестиваль-конкурска әзерлекне оештыручыларның, катнашучыларның хезмәтен югары бәяләп, аларга рәхмәт әйтәсе килә. Ә чарада үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән кечкенә йолдызчыкларыбыз киләчәктә дә зур җиңүләргә ирешерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният