Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Искечә Яңа елны яңа кафеда каршыладык

12 гыйнвар көнне бөтен мусзаводлылар яратып өлгергән "Лилия" кафесында искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Зәңгәр учак янында" дигән бик матур кичә булды.

Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр шулкадәр күп булды, хәтта чакыру билетлары җитми дә калды. Ә бәйрәм чыннан да онытылмас тәэсирләр калдырды. Кичәнең идеясен бирүче һәм башлап йөрүче талантлы авылдашыбыз - Казанның данлыклы "Сорнай" ансамбле солисты Ильмир Ямаловка халык аерата рәхмәтле. Мәдәният йорты хезмәткәре Сөмбел Зарипова белән шулкадәр матур итеп алып бардылар бәйрәм кичәсен: халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Уен-көлке, халыкчан юморга корылган программада отышлы гына пародияләр дә булды. "Шәймиев" һәм "Миннеханов"ның Яңа ел белән котлауларын кунаклар көлә-көлә тыңлады. Күңелле уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Авылыбызның талантлы яшьләре Миләүшә Хәйруллина, Илнар Әхмәтҗанов һәм Дилүс Мәүләвиевларның чыгышы ямь өстенә ямь булды. Бордыбаш авылыннан килгән кунакларның өздереп гармунда уйнавы күпләрне яшьлекләрне кайтаргандыр. Ә Ильмир Ямалов сәнгать кешеләренә генә хас һөнәри осталык белән милли көйләребезне курайда, кубызда һәм сорнайда уйнап авылдашларына кабатланмас мизгелләр бүләк итте. Кыш бабай да үзенчәлекле иде бу бәйрәмдә. Карчәчәкне дә үзе белән алып килмәгән. Кичәгә килгән кунаклар арасыннан иң чибәрен, иң уңганын үзе сайлап алды. Балачакларын искә төшереп, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп бүләк алучылар да күп булды. Беркем дә күңелсезләнеп утырмады: шаулады-гөрләде бәйрәм, ә халык бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте, уйнады-көлде. Авылдашлар әле бик озак таралырга ашыкмады, ә киткәндә кичәне оештыруга өлешләрен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ә инде иске бинаны заманча итеп төзекләндереп кафе ачкан, авылыбызга нур өстәгән, шундый матур бәйрәмнәр үткәрү мөмкинлеген тудырган авылдашыбыз - эшмәкәр Айрат Хөсәеновка игелекле, бәрәкәтле озын гомер, гаилә бәхете юлдаш булсын. Мондый егетләр булганда, авылыбызның киләчәге өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният