Мђдђният тег белән яңалыклар
-
«Эстрада вокалы» номинациясендә Наилә Мостафинага тиңнәр булмады
Яр Чаллы шәһәренең педагогия көллиятендә «Музыкаль салават күпере» дип исемләнгән VI ачык яшүсмерләр иҗаты фестивале үтте. Анда Яр Чаллыдан, Актаныш, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләреннән яшь талантлар чыгыш ясады. Районыбызның данын Боерган авылы мәктәбе укучысы Наилә Мостафина яклады. IX сыйныфта белем алучы Наилә «Эстрада вокалы» номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Картаямени соң йөрәк
Бу көннәрдә ветераннар арасында "Балкыш - 2013" республика фестиваленең район сайлап алу туры тәмамланды. Йомгаклау концерты Теләнче Тамак мәдәният йортында узды.
-
Борды мәдәният йортында Яз бәйрәме
Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында Борды авылы мәдәният йортында 4 апрель көнне яз килүгә багышланган бәйрәм-тамаша үткәрелде. Кичә бик эчтәлекле булды, нинди генә сәхнә геройлары катнашмады, табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүдә бик үтемле чара булды. Матур болынны хәтерләткән сәхнәгә "Исәнме, Яз-матур!" дигән сүзләр язылган. Менә болынга бер-бер...
-
“Сәйлән” ансамбле артистлары республикада уңышлы чыгыш ясады
Без югары технологияләр чорында яшибез. Яшәү шартларының үзгәреше гомумкешелек кыйммәтләре алышынуга, рухи дөньябызга да тәэсир итми калмады. Җир йөзендә яшәүче меңнәрчә халыкларның үз йөзен саклап калу мәсьәләсе бүгенге көндә төп проблемага әверелде. Шуны күздә тотып, Татарстан республикасының фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыклары, халык традицияләрен үстерү үзәге фольклор сәнгатенең халык яшәешендә...
-
Район театр коллективлары Чаллыда чыгыш ясый
8 апрель көнне Яр Чаллы Татар Дәүләт Драма театрында (Яңа шәһәр, 4/16А йорты) "Идел йорт" халык театрының XIII төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтә. Анда Иске Дөреш авылы театр коллективы 14.00 сәгатьтә Фоат Садриев пьесасы буенча куелган "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен, Яңа Бүләк халык театры 19.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән...
-
«Балкыш» йолдызчыклары балкыды
Районыбыз яшь талантларга, кечкенә артистларга бик бай. 29 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш-16» балалар иҗаты фестиваленең гөрләп үтүе - моңа анык дәлил.
-
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте
Район мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, концерт номерлары куеп үткәрүләре соңгы елларда гадәткә кереп килә. Быел да 27 март көнне авылларның мәдәният йортларында, клубларында эшләүчеләр, тармак ветераннары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре район хакимиятенең утырышлар залына җыелды. Ләкин, һәр елны уздырсалар да, мондый бәйрәмнәр бер-берсенә охшамый, һәрберсенең үзенә генә хас...
-
Китапханәдә музыкаль кичә
"Татарстан" поселогы китапханәсе хезмәткәрләре «Лебедушка" балалар бакчасы белән бергә М.Җәлил иҗатына багышланган "Герой-шагыйрь эзеннән" исемле истәлекле кичә үткәрделәр. Чара истә калырлык узды. Китапханә мөдире М. Мирзаянова, татар теле укытучысы Г. Загрутдинова һәм балалар тамашачыларны чыгышлары белән шатландырдылар.
-
Ветеран көрәшче авылдашлар белән очрашты
Яңа Бүләк мәдәният йорты китапханәсендә милли көрәш остасы, жирлегебезнең хөрмәткә лаек һәм абруйлы ветераны Тәлгать Гайфуллин белән очрашу узды. «Билен кысып буган диләр, көрәшче булган диләр…» дип исемләнгән кичә бик тә җылы үтте, истә калырлык булды. Тәлгать ага очрашуга килгәннәрне тормыш юлы белән таныштырды, кунакларның күпләгән сорауларына җавап бирде, яшьләргә...
-
“Хикмәтле хикмәтләре” спектаклен куйдылар
Биклән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары күптән түгел авыл халкына Луиза Вәлиди иҗат иткән "Хикмәтле хикмәтләре" дигән комедияне тәкъдим иттеләр. Илнар Абдуллин, Розалия Гәрәева, Илдус Абдуллин, Фәния Абдуллина кебек шактый чарланган артистлар белән бергә спектакльдә мәктәп укучылары да уйнадылар. Фәнил Әхмәтшин Шамил ролен, Айназ Әхмәтҗанова -...
-
“Башваткыч” уены күңелле узды
Казаклар авылында үзенчәлекле "Башваткыч" уены уздырдык. Уенчылар - авылыбызның иң мөхтәрәм хатын-кызлары: хезмәт ветераннары Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова һәм Фәйрүзә Сираҗетдинова. Бу матур һәм үзенчәлекле бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Җаваплар язу өчен таблица ясалды, залны бәйрәмчә бизәдек. Мондый уенны әле беренче генә үткәргәнгә, башта бик куркытты да, уен барышында каушатты...
-
Зөләйха дусларын җыйды
Күптәннән инде бу кадәр җылы мохитле, үтә дә үзенчәлекле, иҗади табышларга бай, җылы, ихлас очрашу шатлыкларына уралган кичәдә булганым юк иде. Кичәне алып баручы да - укытучы, шагыйрә, рәссам һәм юбиляр Зөләйха Закирова үзе булды.
-
Каләменең карасы кипмәсен
Редакциябездә бүген күңелле вакыйга - коллегабыз, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мәсгуть кызы Насыйбуллинаның туган көне - күркәм юбилее. Без аны ихлас күңелдән, иң изге теләкләр белән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. "Якты юл" газетасында хезмәт юлын корректор булып башлады, тәрҗемәче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшләде. "Якты...
-
«Йолдызлык-2013»тә тукайлылар да чыгыш ясады
«Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2013» XIII Ачык Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Монда Яр Чаллыдан, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнарыннан барлыгы 768 кеше катнашты, шулар арасында 138 иҗади коллектив үз осталыкларын күрсәтте. Фестивальнең төп максатлары: сәләтле, талантка ия булган балаларны һәм яшьләрне табу, иҗади коллективлар һәм башкаручылар арасында...
-
Иң яхшы китапханәләрне билгеләделәр
Кичә район хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлеше, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән...