Мђдђният тег белән яңалыклар
-
Аның күңел җылысы бөтен авылга җитә
Аның турында кемнән генә сорашсаң да, иң матур сыйфатларыннан берсе итеп, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелеп, кешеләр белән аралашудан тәм табып иҗтиһат итүен, идея-хыяллары белән башкаларны да илһамландыра белүен мисалга китерәләр. Ул сәхнәгә, театр-музыкага гашыйк чын сәнгать кешесе генә түгел, бик игътибарлы әңгәмәдәш, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышырга әзер торучы күрше,...
-
Юбилей барыбызны да бергә җыйды
Шушы көннәрдә Кече Шилнә мәдәният йортының 30 еллык юбилеен билгеләп үттек. Күпме бәйрәм-тантаналарның, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән музыкаль кичәләрнең, җылы тәэсирле очрашуларның кабатланмас мизгелләрен саклый бу рухият учагы!
-
Китапханәчеләр Зифа Кадыйрова белән очрашты
Авыл китапханәләрендә бәя биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда - аң-белем, акыл тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын бәясен, кадерен аңлар өчен аны укырга, язучының үзе белән очрашырга кирәк икән. Күзкәй авылы китапханәсендә язучылар белән очрашулар әледән-әле булып тора. Танылган язучылар Туфан Миңннуллин, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Вахит...
-
Сәхнә ветераннары елларга бирешми
Шушы көннәрдә ветераннарның "Балкыш" республика фестивале гөрләп узды. Елаттылар да, сокландырдылар да, уйландырдылар да ветераннар. Яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, күпне күргән бил бирмәс бу буын кешеләренең күңел байлыгына, рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Йөрәкләрендә дәрт сүрелмәгән, рухлары нык әле. Сайлап алу район туры Мусабай Завод авылы...
-
Җиңүчеләр фестивальнең зона этабында катнаша
3 сентябрьдә Мусабай Завод авылының мәдәният йортында үзешчән ветеран-башкаручылар арасында үткәрелә торган "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры узды. Чара татар мәдәниятен баету, өлкән яшьтәгеләрнең иҗатын халыкка тәкъдим итү максатларын күздә тота. Катнашучылар исемлегенә районның авыл җирлекләреннән 19 иҗат номеры теркәлгән иде. Сайлап алу турында фольклор жанры, соло, хор белән җырлау,...
-
Күзкәйдә кунакта – Минзәлә драма театры
Шушы көннәрдә, урып-җыюны уңышлы төгәлләү уңаеннан, "Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Р. Шәйхаттаров халыкка матур күчтәнәч бүләк итте - авылга үзебез яраткан Минзәлә дәүләт драма театры артистларын чакырды. Бүгенге авыл проблемаларын чагылдырган "Буйдаклар" музыкаль комедиясен авылча җанлы, кызыклы итеп уйнаган артистларны алкышларга күмеп, рәхәтләнеп онытылып, яратып карады халык, дип хәбәр итте Күзкәйдән...
-
“Сударушка” Бөтенроссия фольклор коллективлары фестиваленә китте
Кече Шилнә авылы "Сударушка" халык фольклор коллективы Түбән Новгород өлкәсендә үтә торган VIII "Бәллүр ачкыч" фольклор коллективлары фестивалендә катнашачак. Кичә алар район мәдәният бүлеге җитәкчесе А. Җаббарова җитәкчелегендә юлга кузгалды. Фестиваль халык фольклорын таныту, киң тарату максатын күздә тотып үткәрелә. Анда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән - халык уеннары, җырлы-биюле...
-
Безнең халык ансамбльләре “Буран әбиләре” белән ярыша аламы?
Шушы көннәрдә республикабызның Биектау районында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале узды. Анда районыбызның Биклән ветераннары "Хәтфә" коллективы "Иң яхшы фольклор хореографик коллектив" номинациясендә җиңү яулап кайтты.
-
Безнең Людмила – керәшен чибәре
Быел Мамадыш районының Җөри авылында унөченче тапкыр Питрау бәйрәме үткәрелде. Изге апостоллар Петр һәм Павелга багышлап уздырыла торган бу чара соңгы елларда керәшеннәрнең милли бәйрәменә әйләнеп бара. Безнең район да республика күләмендәге әлеге чарадан читтә калмады: "Борды" һәм "Питрау" халык фольклор ансамбльләре тамашачыга үз чыгышларын тәкъдим итте, ә Борды кызы...
-
Боерган китапханәсе 65 еллыгын бәйрәм итте
Татарстанда быел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Әлеге тема - район китапханәләрендә үткәрелә торган һәр чараның үзәгендә. Шушы көннәрдә Боерган китапханәсенең 65 еллыгына багышланган районкүләм семинар булды. Очрашуга районның барлык китапханәчеләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, китап сөючеләр чакырылган иде. Боерган китапханәсенең кызыклы тарихы, үзе эшләгән 30 елда булган...
-
“Йолдыз”лы концерт
4 июньдә "Энергетик" мәдәният сараенда Филүс Хисаметдиновның "Ялгыз моң" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Аны "Агрокөч төркеме" ЯАҖ оештырды. Кичәдә Филүс Хисаметдинов сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Башкаручылар да, җырларга көйләр язучылар да республика күләмендә танылган артистлар, композиторлар. Ф. Мортазин, Э. Галимова, Ф. Хатыйпов, Р. Гобәйдуллин көйгә салган җырларны республика...
-
Чечен артистлары килде
Кнәз мәдәният сараенда Чечен Республикасының яшьләр бию ансамбле концерты булды. Бу чараның бездә оештырылуы юкка гына түгел, чөнки "Татарстан" совхозы поселогында күпмилләтле халык яши.
-
Яңа Бүләктә – республика фестивале
23 май көнне 10.00 сәгатьтә Яңа Бүләк авыл җирлегендә фольклор коллективларының "Халык моңы - Илһам" дип аталган республика фестивале үтә, шулай ук агачтан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырыла.
-
Курчак театры күрсәттеләр
Теләнче-Тамак авылының картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар еш оештырыла. Тирә-як авыллардан төрле коллективлар килеп, әби-бабайларга концерт номерлары күрсәтеп китәләр, алар арасында бакча балаларыннан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр бар. Без дә, Теләнче-Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары белән анда тәрбияләнүче апа-әбиләрне котлап, матур гына бәйрәм концерты куеп,...
-
Җыелдык без учак янына
Шөкер, яңартылган, зәвык белән җиһазланган мәдәният йортыбыз эшли башлады. Бер түбә астында эшләүче авыл китапханәсе дә, ишекләрен киң ачып, бизәнеп-көязләнеп, үз куенына китап сөючеләрне җыйды.