Китапханәчеләр Зифа Кадыйрова белән очрашты
Авыл китапханәләрендә бәя биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда - аң-белем, акыл тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын бәясен, кадерен аңлар өчен аны укырга, язучының үзе белән очрашырга кирәк икән. Күзкәй авылы китапханәсендә язучылар белән очрашулар әледән-әле булып тора. Танылган язучылар Туфан Миңннуллин, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Вахит...
Әле шушы көннәрдә генә биредә район китапханәчеләренең куст семинары үткәрелде. Очрашуга "Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" китаплары белән татар укучыларын әсәрләндергән, күңелләрне тетрәндергән Зифа Кадырова чакырылган иде. Аның әсәрләрендә кайнап торган тормыш үзе, йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган кичерешләр, уйландыра, күңелне борчый, дулкынландыра торган вакыйгалар.
- Сөйләшеп торабыз, яхшы беләм: Зифа Кадырованың әсәрләрен барыбыз да укыды. Ул әдәбият дөньясына язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны гади тел белән үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, күңелләрне әсир итте. Беренче ике китабы чыккач та, без авыл халкы, мәктәп укучыларын чакырып, Зифа ханым белән очрашу үткәргән идек. Үтә җылы, дустанә мохиттә узды ул һәм күңелләрдә матур тәэсир калдырды. Менә шундый бай рухлы, көчле ихтыярлы язучы ханым белән сезне - хезмәттәшләремне дә очраштырасым килде, - дип башлады сүзен китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.
Зифа ханым күпне күргән, күпне кичергән тыйнак, гади татар хатыны. Аңа язмыш сынауларны байтак биргән. Яман авыру белән озаклап хастаханәдә дәвалану, анда үзәк өзгеч язмышлар белән очрашу, аралашу. Берникадәр вакыттан соң авариягә юлыгып, янә шул хастаханәгә эләгү. Ул гына да түгел, аны, аңсыз хәлдә, шул ук караватка китереп салулары. Мондый хәлләр, тетрәндергеч вакыйгалар, характерлы геройлар әсәрләрендә дә күзәтелә аның. Үз башыннан үткәнгәме, бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә зур. Шуңа күрә меңләгән тираж белән чыгарылган китаплары тиз арада таралып та бетте. Китапханәче, кем әйтмешли, әсәрләрне "сүтеп җыярга" хирыс халык. Шулай булмаса, ул укучыларны ничек җәлеп итсен, уку белән кызыксындырсын? Очрашуда да нык сизелде бу. Зифа Кадыровага сораулар күп булды. "Китап геройларының язмышы тормыштан алынганмы, әллә уйлап кына чыгарылганмы?" "Әсәрләрегездә табигать күренешләрен тәфсилләп язасыз, туган җирегез бик гүзәлме әллә?" "Тискәре образларга уңай сыйфатлар өстәргә, агартырга тырышуыгыз күңел халәтеннән киләме?" һәм башкалар.
Чын йөрәктән, нигезле җаваплар бирелде. Китап укучы Тәгъзимә Гыйззәтуллина бәхәсле сораулар бирде. Димәк, китапны зиһене аркылы үткәреп, анализлап укыган. Хәмдия Акмалова китапханәчеләргә "имтихан" әзерләгән иде. Викторина сораулары Зифа ханым әсәрләреннән генә түгел, әдәбият дөньясыннан алынган иде. Китапханәчеләр сынауны уңышлы үттеләр. Берничә сорауга җавап бирүчеләр приз алды. Ә Талия Шәфыйкова язучыга, шулай ук китапханәчеләр хезмәтенә карата ихтирамын хәтта шигырь юлларына салган. Боерган авылы китапханә мөдире Флүзә Сәлимова мондый очрашуларны үткәргән өчен Тәнзилә Шәйхнуровага рәхмәт әйтте. Авыл үзешчәннәре Кәүсәрия һәм Хатыйп Хафизовлар, мәдәният йорты директоры Илгизә Шәйхнурова язучының "Сагынырсың - мин булмам" әсәреннән өзек күрсәткәндә бөтен зал мышык-мышык елады. Менә шуннан соң китапның тәэсир көче юк дип әйтеп кара. Шулай ук җырчы-баянчы Рафис Хәсәнов белән Илгизә Шәйхнурова кызыклы күренеш әзерләгәннәр, бүгенге очрашуга карата хисләрен шаян такмаклар аша белдерделәр. Күзкәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәнзирә Арсланова - яңа кеше әле. Зифа ханым кебек үк Башкортстаннан. Ул да таланты белән сөендерде: өздереп үзе язган көйне җырлады, шигырь сөйләү осталыгын да күрсәтте.
Тагын бер нәрсә сокландырды: Зифа ханым очрашуга ире Марсель белән килгән иде. Аларны һич икеләнмичә иҗатташлар дияргә була. "Беренче укучым да, бәяләүчем дә, киңәшчем дә," - диде аның турында Зифа Кадырова. Марсель Омар Хәйям иҗаты белән кызыксына икән, аның шигырьләрен тәрҗемә итә. Гаиләдәге мондый җылы багланыш та үрнәк булып тора.
Бу очрашу китап пропагандалауның җанлы, кызыклы бер ысулын күрсәтү иде. Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлүсә Фәхруллина үзенең чыгышында Тәнзилә Шәйхнурова әзерләгән бу чараның уңышлы булуын билгеләп үтте.
- Авылда эшләр бераз җиңеләя төшә хәзер - көз җитте. Китапханәләрнең эшчәнлеген җанландырырга, аларны халык яратып йөри торган җылы учакка әйләндерергә кирәк. Китапханә ул китап бирү урыны гына түгел, рухи тәрбия үзәге дә, - диде Гөлүсә Мансуровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев