Мђдђният тег белән яңалыклар
-
Бәткелеләр алдынгы урыннарда
Сәламәтлеге чикләнгән балалар арасында декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре буенча республика конкурсы үтте. Чарада 795 бала катнашты. "Шәмле композиция" номинациясендә Бәтке авылыннан 9 яшьлек Надежда Шерстобитова - өченче, "Күннән ясалган эшләнмәләр" номинациясендә 10 яшьлек Регина Газизова - беренче, "Бәйләү" номинациясендә 14 яшьлек Мария Смирнова беренче урынны алды, дип хәбәр итте район мәгариф...
-
“Саф җил” бию фестивале
Яңа поселогы мәдәният йортында районның "Саф җил" дип аталган бию фестивале үтте. 250гә якын биючене берләштергән бу чарада берсеннән-берсе дәртле шәрык, татар, рус, Көнчыгыш илләре халыклары бию көйләре яңгырап торды. Биючеләрнең аякларына күз иярмәде. Бу чыгышларны Казаннан килгән ТР мәдәният министрлыгының милли мәдәният үсеше үзәге методисты Л. Яфарова, район мәдәният...
-
Бордыда Май чабу бәйрәме үтте
Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Шундыйларның берсе - Май чабу бәйрәме. Элек ул май атнасында җиде көн буена барган һәм Олы Уразага керү алдыннан Кичерешү көне белән тәмамланган.
-
Хуш, Кыш, исәнме, Яз!
26 февраль, якшәмбе көнне, Новотроицкоеда районкүләм Май чабу - Масленица бәйрәме үтте. Көне салкынча, җилле булуына карамастан, авылның олысы да, кечесе дә кыш озату бәйрәменә килгән иде.
-
Күзкәй мәдәният йортына танылган җырчылар килде
Төзекләндерүдән соң ачылган Күзкәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты узды. Татарстанның танылган җыр осталары Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Азат Фазлыев тамашачыны чыгышлары белән сөендерде, Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан җылы котлауларын җиткерделәр.
-
Ике килми гомер. Ә берсенә сыеп бетми шагыйрь гомере
«Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны ирләрчә җилкәсенә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар, һәм аларның балалары! Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул - минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы...