Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ягез әле, чаңгычылар!

 «Быел чаңгы трассасы бик уңайлы ясалган: кузгалу белән тауга менәсең, ә финишка якынайганда – тау асты, чаңгылар үзләреннән-үзләре шуа», – дип билгеләп үтте шимбә көнне Яңа поселогы чаңгы базасына узышка килүчеләр. Чаңгы сезонын ачу ярышларында барысы 220дән артык кеше катнашты.

Көн салкын булса да, чаңгы яратучыларны бу бер дә куркытмады. Район мәктәпләреннән – 20, авыл җирлекләреннән 21 команда килде. Авыл җирлекләре командалары составында мәктәп һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Моннан тыш, район оешмалары һәм предприятиеләре үз командаларын әзерләгән иде.
Башта стартка ир-атлар чыкты, соңыннан мәктәп укучылары һәм хатын-кызлар. Барлык катнашучылар өчен дә дистанция бер – өч километр.
Азат Сәлимов Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында каравылчы булып эшли. Ярышларда өченче ел рәттән катнаша.
– «Якты юл»ны алабыз, яратып укыйбыз, – дип башлады ул сүзен.– Электән үк газетадан спорт ярышларында катнашучы, җиңүчеләр турында укып бардык, зур мәкаләләр басыла иде. Әнием Кәүсәрия Сәлимова район чаңгы ярышларында актив катнашты, беренче урыннарны яулап барды. Мине дә чаңгыга ул бастырды. Кызганыч, быел көз, 84 яше туларга аз гына калгач, әни вафат булды. Быелгы ярышларда катнашуымны аның истәлегенә багышладым. Бик җиңәсе килде килүен, ләкин кузгалу белән алдымдагы малай егылды, мин аңа барып төртелдем, чаңгы ычкынды, шуның белән тоткарландым. Җиденче булып килдем.
Авыл җирлекләреннән ир-атлар арасында беренче урынны Калмаштан Алексей Ермошкин яулады. Аңа 41 яшь, машина йөртүче-экспедитор булып эшли. Чаңгы ярышларында җиденче сыйныфтан ук катнаша.
– Чаңгы базасы ачылуга мин бик шат. Теләгән вакытта килеп шуып була, – дип тәэсирләрен уртаклашты ул. – Барысы да уйлап эшләнгән, уңайлы, трасса да шәп. Чаңгыда ял көннәрендә үзем өчен шуам. Бу мавыгу миңа әти-әниемнән күчкәндер, алар да чаңгы ярата. Районда шундый заманча, бөтен уңайлыклары булган база барлыкка килгән икән, чаңгы яратучылар саны да артыр дип ышанам.
Авыл җирлекләреннән хатын-кызлар арасында Мәләкәс-тән Анжелика Карамзинага тиңнәр булмады. Аңа 19 яшь, Яр Чаллының педагогия университетында физкультура һәм спорт бүлегендә белем ала.
– Трасса әйбәт, чаңгылар да шәп! Миңа барысы да ошады! Бер ун еллап чаңгыда шуам инде. Бәләкәй чакта телевизордан биатлончыларның чыгышларын карап кызыга идем, алар кебек җитез булып, җиңел шуарга хыялландым. Беренче елларны ярышларда гел икенче урыннарны ала идем. Беренче буласым килде: үземә максат куеп, ныклап, профессиональ дәрәҗәдә әзерләндем. Һәм менә инде биш ел беренче урынны яулап киләм. Хәзер чаңгыда мин күбрәк сәламәтлек өчен шуам. Чаңгыдан тыш, команда уеннары – волейбол, футбол яратам, – ди Анжелика.
Гөлнара Шәрипова Түбән Суыксу авыл җирлеге командасы өчен чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә ул өченче урында.
– Мин балалар бакчасында физкультура укытучысы булып эшлим. Ярышларда икенче ел катнашам. Быелгы трасса бик уңайлы эшләнгән. Үзем өчен чаңгы сезонын мин инде күптәннән ачтым, биш-алты тапкыр чаңгыда шудым быел. Әлбәттә, үзең өчен генә булганда иркенләп, ашыкмыйча шуасың, ә ярышта адреналин арта, барысын да узып, җиңү яулыйсы килә башлый, – ди ул. 
Финиш сызыгы янында игътибарны бер ир-ат җәлеп итте. Ул ихластан бирелеп, бер малайны видеога төшерә иде. Мөгаен, әтиседер, улы өчен җан атадыр дигән уй барлыкка килде. Әтиле-уллы түгел, Түбән Суыксу мәктәбенең физкультура укытучысы Наис Фәйзуллин һәм алтынчы сыйныф укучысы Айгиз Сафин икән алар.
– Айгиз Куады егете, безнең мәктәпкә килеп укый. Бик актив, дәресләрдән соң автобус килгәнен көткән арада да тик тормый, спорт белән шөгыльләнә. Төрле ярышларда катнаша, күптән түгел генә өстәл теннисы буенча беренче урынны алды, – дип сөйләде Наис Нуриәхмәтович. – Бүген ярышларга алты бала алып килдем. Бу егетләр хоккей да уйный, чаңгы да шуа, барысын булдыра. Чыгарылыш сыйныфларны ярышларга алмаска тырышабыз, аларның имтиханнарга әзерләнәсе бар. Быел бездә дә авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов башлангычы белән чаңгы трассасы оештырылды. Нарат елга уртасында тау шуарга мөмкинлек булдырылды. Авыл кешеләре шимбә-якшәмбе көннәрендә чыгып, күмәк көч белән шактый эшләр башкарды. Хәзер анда яп-якты – баганалар куелды, ут бар. Кичләрен үзебезнең авыл кешеләре – бала-чага, яшьләр җыела, күрше авыллардан килүчеләр дә бар.
Кнәз урта мәктәбеннән физкультура укытучысы Виктор Белов ярышларга сигез укучы алып килгән. Алар арасында унберенче сыйныф укучылары да бар.
– Дөрес, чыгарылыш сыйныфларны укудан аермаска тырышабыз. Ләкин бу балалар белән мин бишенче сыйныфтан бирле эшлим. Алар спорт ярата, физкультура, тормыш иминлеге нигезләре олимпиадаларында җиңәләр, республикакүләм туризм ярышларында беренче урыннарны яулыйлар. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Тора-бара укучылар спорт төрләре буенча бүленеп шөгыльләнәләр. Бу инде нәтиҗәләрне дә яхшырта, – ди Виктор Иванович. 
Нәтиҗәләр буенча, призлы урыннарны алган спортчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Җиңүче командаларга грамоталар, беренче урынны алучыларга кубок тапшырылды. 
29 декабрьдә Кыш Бабай призына чаңгы ярышлары үтәчәк. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге кышкы бәйрәмдә барлык тукайлыларны актив катнашырга чакырды. Үз чаңгы трассабыз булганда, аннан файдаланырга кирәк. Чөнки спорт – ул сәламәтлек. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, ди бит халык мәкале дә. 

 

Командалар арасында урыннар:

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

I урын – Кече Шилнә мәктәбе
II урын – Яңа поселогы мәктәбе
III урын – Биклән мәктәбе

Авыл җирлекләре арасында:

I урын – Мәләкәс авыл җирлеге
II урын – Иштирәк авыл җирлеге
III урын – Калмаш авыл җирлеге

Район оешма һәм предприятиеләре арасында:

I урын – «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ
II урын – «Тукай ветеринария берләшмәсе»
III урын –«Яр Чаллы элеваторы» ААҖ

Район гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шәхси урыннар:

Егетләр арасында:

I урын – Тимур Халеев, Кече Шилнә авылы
II урын – Денис Захаров, Яңа поселогы
III урын – Эмир Исабаев, Кече Шилнә авылы

Кызлар арасында: 

I урын – Анастасия Ферафонтова, Бәтке авылы
II урын – Диана Шаһивәлиева, Кече Шилнә авылы
III урын – Ләйлә Вәлиуллина, Яңа поселогы

Авыл җирлекләре арасында:

Ир-атлар арасында:

I урын – Алексей Ермошкин, Калмаш авылы
II урын – Илгиз Рогатов, Иштирәк авылы
III урын – Илгиз Дәүләтгәрәев, Иске Абдул авылы

Хатын-кызлар арасында:

I урын – Анжелика Карамзина, Мәләкәс авылы
II урын – Айгөл Шәйдуллина, Яңа поселогы
III урын – Гөлнара Шәрипова, Түбән Суыксу авылы

Оешмалар арасында:

Ир-атлардан:

I урын – Айдар Гыйләҗев, Алабуга урманчылыгы
II урын – Денис Даутов, район ветеринария берләшмәсе
III урын Дамир Минһажев, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ

Хатын-кызлардан:

I урын – Алсу Егорова, «Яр Чаллы элеваторы» ҖЧҖ
II урын – Нәркизә Канипова, «Татарстан коммунал челтәрләре» ҖЧҖ
III урын – Рәмилә Газизова, ООО «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ.

/ Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев