Иң яхшы хат ташучыны сайладык
Кем соң ул районның иң яхшы почтальоны? Ул кайсы авылдан? Газетабызның Инстаграм битләрендә барган бәйге барышында шунысы ачыкланды: һәр авыл җирлегендә почта хезмәткәре халык өчен иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе икән. Чөнки ул газета-журнал таратып кына калмый, пенсия дә өләшә, ТКХ хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен дә китерә, кайбер өлкән яшьтәгеләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй бердәнбер ышанычлы кешесе дә. Бәйгедә катнашкан хат ташучылар үзләренә булган бик күп рәхмәт сүзләре укыды, җылы мөнәсәбәтне, хөрмәтне тойды безнең Инстаграм битләре аша. Аларның барысына да Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының «Туйга ничә көн кала...» дип аталган спектакленә билет тапшырдык.