Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Африка чумасы – Алабугада! 

Хакимияттә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үтте. Анда район ветеринария дәүләт учреждениесе башлыгы Ленар Хәйбуллин чыгыш ясады. Ул Африка чумасы йогу куркынычының реаль булуын хәбәр итте. 

20 декабрьдә Милли парк территориясендә, Танайка җирле пунктыннан ерак булмаган урында, унике баш үлгән кабан дуңгызлары табылган. Алабуга ветеринария хезмәте тарафыннан алынган анализ материалы кабаннарда Африка чумасы инфекциясе булуын ачыклаган. 
Бу Африка чумасы буенча эпизоотик хәнең кискенләшүен күрсәтә. Дуңгызларга куркыныч янаучы бу авыру Россиянең күп төбәкләрендә таралды. 6 декабрьдә Нижегород өлкәсендә, 9 декабрьдә Хабаровск краенда ау вакытында, 10 декабрьдә Тверь өлкәсендә терлекләр тоту урынында, 13 декабрьдә 54 мең 988 баш дуңгызы булган эре предприятиедә Африка чумасы ачыкланган. Самара өлкәсендә әлеге инфекцияне йоктыруның 100 очрагы билгеле. Биредә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Оренбург өлкәсендә дә Африка чумасы табылуын хәбәр итә. 
Хайваннарда котыру чире дә саклык чараларын төгәл үтәүне таләп итә. Хәзерге көндә Тукай районының Борды авылында карантин кертү буенча Президент указы әзерләнә. Анда бер ишегалдына төлке килеп кергән. Ветеринария хезмәткәрләре аннан анализ алды һәм төлкедә котыру чире ачыкланды. 
Әлеге йогышлы чир-ләрнең таралуы буенча хәлнең катлаулылыгын искә алып, Татарстан Республикасында, шул исәптән Тукай районында да катгый таләпләр кертелә. Бу уңайдан район башлыгы Фаил Камаев белгечләрне, җитәкчеләрне сак-лык чараларын үтәүгә җитди карарга чакырды. Таләпләрне үтәү бездә аерата мөһим – Тукай районы территориясендә «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Феникс» ҖЧҖ һәм «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ кебек эре предприятиеләр урнашкан. Аерым хуҗалыкларда дуңгызлар асраучыларга да шундый ук киңәш. Авыл кешеләренә Африка чумасының никадәр зәһәр икәнен бәйнә-бәйнә аңлату мөһим. 
Дуңгызчылык продукциясе белән рөхсәтсез сәүдә итүне кисәтү, шәхси хуҗалыкларда аңлату эшләре алып бару планлаштырыла. Җирле пунктлар территорияләрендә дуңгызларны урамга чыгару тыела. Аучылык хуҗалыкларыннан үз территорияләрен контрольдә тоту таләп ителә. Атып алынган кабаннардан мәҗбүри рәвештә Африка чумасына һәм трихинеллезга анализ алына.
Читтән продукция кертү ветеринария хез-мәте рөхсәтеннән башка үткәрелми. Терлекчелек комплексларына автотранспорт кертү дә пропуск белән һәм мәҗбүри рәвештә дезинфекция уздырылып башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев