Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Иң яхшы хат ташучыны сайладык 

Кем соң ул районның иң яхшы почтальоны? Ул кайсы авылдан? Газетабызның Инстаграм битләрендә барган бәйге барышында шунысы ачыкланды: һәр авыл җирлегендә почта хезмәткәре халык өчен иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе икән. Чөнки ул газета-журнал таратып кына калмый, пенсия дә өләшә, ТКХ хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен дә китерә, кайбер өлкән яшьтәгеләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй бердәнбер ышанычлы кешесе дә. Бәйгедә катнашкан хат ташучылар үзләренә булган бик күп рәхмәт сүзләре укыды, җылы мөнәсәбәтне, хөрмәтне тойды безнең Инстаграм битләре аша. Аларның барысына да Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының «Туйга ничә көн кала...» дип аталган спектакленә билет тапшырдык.

Моннан тыш, «Якты юл»-ның Инстаграм битендә, туры эфирда, вәгьдә иткәнчә, очраклы саннар программасын кулланып, татлы һәм эксклюзив бүләк – почтальоннарга багышлап бизәлгән торт уйнаттык. Аны Сосновый Бор поселогыннан Алена Евсеева әзерләде. Бәхет бишенче сан белән катнашучыларга – Мәләкәс авылыннан Лидия Фәртдиновага һәм шушы авылның хат ташучысы Любовь Асылгәрәевага елмайды. Рус телендаге аккаунтта программа 2ле санын сайлады. Ул сан Комсомолец поселогыннан Тамара Лобова белән хат ташучы Татьяна Трубицынаныкы иде. 
Бәйге тәмам. Анда катнашкан, интернет аша теләктәшлек белдергән барлык райондашларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә калыйк!
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан җырлар, шигырьләр сөйләгәнегезне, өегезне, ишегалдыгызны, капка төбегезне бизәгәнегезне, тәмле рецептларыгызны фото һәм видеога төшереп, 89173981983 номерына җибәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев