Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ветераннар һәм инвалидлар шахмат-шашкасыз яши алмый

Район ветераннары һәм инвалидлары, шул исәптән балалар, төрле спорт уеннарын оештырып, аларда һәрвакыт актив катнашып киләләр. Әле күптән түгел генә Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар республиканың төрле районнарыннан килгән шундый балалар белән мини-футбол буенча ярыштылар. Минзәлә һәм Кукмара уенчыларыннан азга гына калышып, безнекеләр өченче призлы урынны алдылар. Шахмат, шашка...

Район ветераннары һәм инвалидлары, шул исәптән балалар, төрле спорт уеннарын оештырып, аларда һәрвакыт актив катнашып киләләр. Әле күптән түгел генә Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар республиканың төрле районнарыннан килгән шундый балалар белән мини-футбол буенча ярыштылар. Минзәлә һәм Кукмара уенчыларыннан азга гына калышып, безнекеләр өченче призлы урынны алдылар.

Шахмат, шашка уйнау да аларның даими шөгыленә әйләнеп бара. Уеннарның чираттагысы «Йолдыз» клубында үтте. Анда ике төр уен буенча да иң осталар билгеләнде. Шахмат буенча ир-атлар арасында беренче-өченче урыннарны Миргарифан Шәмсетдинов, Рубис Зарипов, Салих Минсафин, хатын-кызлар арасында Ярия Зыятдинова, Галина Семенова, Фәридә Фәрхетдинова алды. Шашка буенча ир-атлардан Яскәр Ганиев, Николай Дячков, Тәлгать Бәхтегәрәев, хатын-кызлардан Галина Ухова, Галина Семенова, Нәзимә Закирова җиңде.

Теләнче Тамакның картлар һәм инвалидлар йортында шашка ярышлары узды. Анда Александр Донсков, Нәгыймулла Гыйбадуллин, Владимир Иванов, Минвәгыйзь Миңнеголов, Розаил Хәкимханов, Анисья Стяжкова иң оста уйнаучылар итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт шахмат һәм шашка уеннары