Велосипедчылар узышты
29 августта, Республика көне кысаларында, матур традициягә әйләнеп барган веломарафон узды. Ул көнне велосипедчылар "Яңа поселогы - Калмаш - Күзкәй" маршруты буенча 20 километр араны үтте. Әлеге чарада барлыгы 10нан алып 60 яшькәчә 60 кеше катнашты.
Теләге булган һәрбер кеше әлеге мавыктыргыч чарада катнаша алды. Кемдер үз велосипеды белән килгән булса, шәхси транпорт чарасы булмаганнар өчен прокатка алу оештырылган иде.
Әлеге ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев ачып җибәрде. Ул җыелган халыкны Республика көне белән котлады һәм узышта катнашучыларга уңышлар теләде. Велосипедчылар Яңа поселогының мәдәният йорты каршысыннан кузгалып киттеләр. Марафончыларны юл буена медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре озата барды. Сүз уңаеннан, велосипедчыларны сәламләү максатыннан күп кенә кеше маршрут юлына әләмнәр һәм төсле шарлар тотып чыккан иде.
Велосипедчылар 1 сәгать дигәндә Күзкәй авылындагы финиш сызыгына килеп тә җиттеләр. Марафон ахырында Рамил Робертович тагын бер мәртәбә бөтен кешене бәйрәм белән котлап, әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Марафонда катнашучыларның барысы да Мактау кәгазьләре һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Ә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән веломарафонда катнашучы иң өлкән кешегә - Түбән Суыксу авылында яшәүче Наиз Фәйзуллинга (1958 елгы) һәм иң яшь спортчыга - Күзкәйдән Руслан Карповка (2003 елгы) бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң бөтен кеше тәмләп чәй эчте, дип хәбәр иттеләр безгә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев