Тукай районы Мусабай-Завод авылы спортчы кызлары Казаннан җиңү белән кайтты
Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте. Анда 2003-2003 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта...
Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте. Анда 2003-2003 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта (киртәләр белән 100 метрга йөгерү, ядрә ыргыту, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, 200 һәм 800 метрга йөгерү, сөңге ыргыту) өченче урынга чыкты. Кызларның тренеры - Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гаяз Бакусев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев