Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шартлар бар, уңышлар озак көттермәс

Агымдагы елның соңгы көннәре. Спорт өлкәсендә аны нинди нәтиҗәләр һәм истәлекләр белән озатабыз? Уңышлар белән бергә күңелне борчыган мәсьәләләр дә булгандыр. Шулар турында районның спорт, яшьләр белән эшләү һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Рәкыйп улы Гәрәевкә берничә сорау белән мәрәҗәгать иттем.

- Үтеп бара торган ел кайсы ягы белән истәлекле? Спортчыларыбыз республика һәм ил күләмендәге ярышларда уңышларга ирешә алдылармы?
- Безнең районда яшьләр арасында татарча көрәш белән мавыгучылар артты. Чөнки хәзер бу спорт төренә зур игътибар бирелә. Урта мәктәпләрдә, балалар һәм яшүсмерләр мәктәпләрендә көрәш секцияләре эшли. Аларны яхшы әзерлекле, зур келәмнәрдә бил алышкан, көрәшне чын-чынлап яратучы оста тренерлар җитәкли. Шундыйлардан Бикләннән Марат Мөхәммәдиевне, Круглое Поледан Рафаэл Гыйззәтуллин, Мәләкәстән Валентин Артемьевны әйтер идем. Менә шундый үз эшенә бирелгән тренер-остазларыбызның тырышлыгы белән сәләтле яшь көрәшчеләр әзерләнде. Көрәшче спортчыларыбыз командасы республиканың 71 командасы арасында 14 урынны били.
- Яшь спортчыларны тәрбияләүдә төп үзәк булып балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе санала. Анда спортның кайсы төренә өстенлек бирәләр?
- Сезгә мәгълүм ки, Сочида үткән Олимпия уеннарында республикабыз спортчылары әллә ни югары күрсәткечләргә ирешә алмадылар. Шуннан чыгып нәтиҗә ясаганда, республика җитәкчелеге мәктәпләрдә төрле-төрле спорт төрләренә чәчелмичә, күбрәк бер юнәлештә, югары нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп спортның бер төрен тирәнрәк һәм игътибарлырак үзләштерергә тәкъдим итте. Әйткәнемчә, без районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм аның филиалында, урта мәктәпләрдә татарча көрәш, ирекле һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнүне төп юнәлеш итеп билгеләдек. Күнегүләр өчен мәктәпләрдә спорт базалары җитәрлек дип саныйбыз. Көрәштән тыш балалар җиңел атлетика, өстәл теннисы, чаңгы спорты белән кызыксыналар. Спортның әлеге төрләре белән шөгыльләнү өчен тулы мөмкинлекләр тудырабыз.
- Узган уку елында мәктәп укучылары ГТО нормасын тапшыра башладылар. Бу яңалык укучыларның физик әзерлеген ныгытуга ярдәм итәдер, балаларны спортка күбрәк җәлеп итү максат итеп куелгандыр?
- Әлбәттә, шулай. Моның уңай нәтиҗәсе булмый калмас. Укучылар яшь аерымлыкларына карап, 30-60 метрдан башлап, 1, 1,5, 2,3 километр арага йөгерәләр. Әлеге нормативны көзен уздылар, ә гыйнвар-февральдә исә турникта ике кул белән тотынып тартылу, гер күтәрү, төрле араны чаңгыда үтү, мылтыктан ату ярышларында ГТО нормаларын үтү күздә тотыла. Район мәгариф бүлеге белән безнең ГТО нормаларын гамәлгә кертү, һичшиксез, яшьләрне физкультура-спортка җәлеп итүне тизләтәчәк. Яшьләрдән бик яхшы спорт осталары үсеп чыгуга өметебез зур.
- Илнур Рәкыйпович, үтеп баручы 2014 елда күпме спорт осталары әзерләнде?
- Спорт остасы исеменә баллар җыючылар булса да, әлегә бу дәрәҗәгә ирешүчеләр булмады. Әмма бу исемгә дәгъва кылучыларыбыз үсеп килә. Мәсәлән, Бәткедән көрәшче кызыбыз Камилла Елисеева билбау һәм ирекле көрәш буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде. Шушы ук исемгә Бикләннән Айнур Сөләйманов, шәһәрдән Гөлназ Нурмиева лаек булдылар. Аларны спорттагы югары исемгә ия булулары белән ихлас котлыйм һәм киләчәктә спортта тагын да югарырак уңышка ирешүләрен теләп калам.
- Батырлар келәмдә бил алышканда туа. Бу яктан ярышлар күп узамы?
- Яшь спортчыларыбызның осталыгы төрле бәйгеләрдә чарлана. Былтыр районда спорт төрләре буенча 41 ярыш уздырылды. Советлар Союзы Геройлары, якташыбыз Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары, Кәлимулла Якупов истәлегенә биатлон ярышлары зур оешканлык белән үтте. Бу ярышларда авыл яшьләре дә, олылар да теләп катнаша. РСФСР һәм Татарстанның Атказанган көрәшчесе Раббани Шәрипов призына яшүсмерләрнең бил алышуы осталыкка ирешүдә бер омтылыш булып тора. Болардан тыш та атаклы якташларыбыз истәлегенә төрле-төрле спорт ярышларында яшьләребез теләп катнаша.
2014 елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап өченче спартакиада ярышлары үтте. Анда 6 үлчәм авырлыгында милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү, өстәл теннисы, шашка-шахмат, пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә районыбыз командасы өченче урынны алып кайтты. Спорт остасы Дмитрий Левашов 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында икенче урынга, Артур Җиһаншин өченче урынга чыктылар.
Көрәшчеләребез Роберт Шакиров, Элдар Хәмитов, Радик Воронай, Раиф Нигъмәтуллин, Вадим Уляшев, Булат Фәхриев, Владислав Адамов, Руфил Якуповларга һәм укытучы-тренерыбыз Тәнзил Хәмәдиевка яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
- Кышын иртә караңгыланса да, спорт мәйданчыгында хоккей уйнаучы малайларны күрергә була. Бу төр спортны җәелдерү өчен ниләр эшләнә?
- Авылларда бүген 28 хоккей тартмалары эшләп килә. Түбән Суыксу, Иске Абдул, Мәләкәс, Иске Җирекле, Новый, Комсомолец, Кече Шилнә, Борды авылларында яңа тартмалар төзелде.
- Яңа елга нинди планнар белән киләсез?
- Ирешелгән уңышларыбыз шатландыра. Әмма алда тагын да зуррак бурычлар тора. Теләге булган кешегә, аеруча яшьләргә, күңеленә ятышлы спорт төре белән шөгыльләнү һәм биек үрләр яулау өчен шартлар бар. Нәтиҗәсе озак көттермәс, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев