Көрәш ярышларының иң көчле спортчылары ачыкланды
Комсомолец авыл җирлегендә «Феникс» оешмасы призына көрәш буенча турнир үткәрелде. Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнашты. Комсомолецка Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Шилнәбаш, Круглое Поле, Новотроицкое, Яңа Бүләк авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан, шулай ук Комсомолец поселогының үзеннән «Феникс» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның командалары, Алабуга шәһәреннән җыелма команда...
Көрәш ярышларының ачылу тантанасы хөрмәтле кунакларның -татар-башкорт көрәш ярышлары федерациясенең район буенча башкарма директоры Ильяс Гыйлаевның, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевның, көрәш федерациясе пресс-атташесы Илдус Илдархановның, ярышларның төп хөкемдары Тәнзил Хәмәдиевның тәбрикләү сүзләренән башланып китте. Кунаклар җыелган барлык спортчыларны сәламләделәр һәм гадел көрәш булуын теләделәр. Соңыннан исә үзләренең иң матур номерлары белән Комсомолец мәдәният йорты иҗат коллективлары - «Изюминка» хореография һәм «Смайл» вокаль студияләре, шулай ук Изалия Вәлиуллина чыгыш ясадылар. Аннары көрәш ярышлары башланып китте. Тамашачылар зур кызыксыну белән карап тордылар, үзләренең яраткан спортчылары өчен җан аттылар. Һәрбер ярышның җиңүчеләре һәм җиңелүчеләре булган кебек, әлеге көрәш ярышларының да иң көчлеләре билгеле булды. Ул түбәндәге таблицада күрсәтелгән.
|
I урын |
II урын |
III урын |
25 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
Р. Могыйнов (Алабуга) |
Е. Нуриев |
В. Горохов (Новотроицкое) |
30 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
А. Шәкүров («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
А. Дәүләтбаев (Круглое Поле поселогы) |
А. Мамадалиев («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
33 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
А. Галиәхмәтов (Бәтке) |
А. Рахманов (Круглое Поле поселогы) |
А. Пиркамский |
36 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
М. Газетдинов (Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы, Мерәс) |
Н. Сәрвәров (Биклән) |
Е. Нуриев |
40 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
А. Фазылов (Алабуга) |
А. Сәлахов («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
А. Вәлимөхәммәтов (Шилнәбаш) |
45 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
А. Гатауллин («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
И. Сәфиуллин («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
И. Дәүләтгәрәев (Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы, Мерәс)
|
50 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
С. Әсәнов |
Р. Кәримов («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) |
А. Галәлетдинов (Алабуга) |
55 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясе |
В. Калесников (Мәләкәс) |
И. Мөхәммәдиев (Биклән) |
А. Гыйниятуллин (Бәтке) |
55 килограммнан да артык авырлыктагы үлчәү категориясе
|
В. Васильев (Мәләкәс) |
Д. Гайнетдинов («Феникс» оешмасы, Комсомолец |
А. Ветошкин |
Моннан тыш Евгений Нуриев («Феникс» оешмасы, Комсомолец поселогы) «Җиңүгә омтылыш» дигән номинациядә җиңү яулады. «Иң яхшы техника» номинациясендә җиңү Рүзәл Могыйновка (Алабуга) бирелде. Командалар арасында беренче урынга Комсомолец поселогыннан «Феникс» оешмасы (тренерлары Т. Хәмәдиев) лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда Бәтке авылы (тренерлары Р. Мөбарәкҗанов) һәм Алабуга шәһәре (тренерлары Р. Кавиев) спортчылары калды.
Турнирны оештырган иганәчебез - «Феникс» оешмасы генераль директоры Азат Авзаловка олы рәхмәтләребене белдерәбез. Аның булышлыгы белән инде өченче ел рәттән әлеге көрәш турниры үткәрелә, яшьләребез арасында популярлык казана. Шулай ук рәхмәтләрне башлап йөрүчеләрнең иң активы, балаларда спортны яратырга өндәүче тренер Тәнзил Хәмәдиевка әйтәсе килә. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, мәдәният бүлеге, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Комсомолец поселогы мәктәбе, авыл җирлеге, «Браво» арт-үзәге хезмәткәрләренә шулай ук рәхмәт. Алга таба да бергәлектә, исән-имин яшәргә насыйп булсын.
Анна Шәрифҗанова,
«Браво» арт-үзәге директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев