Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирекле көрәш буенча ярышлар үтте

Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда 1998-1999 елгы егетләр һәм кызлар көч сынашты. Райондашларыбыз да әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлыклары буенча Круглое Поледан Камилла Елисеева - II, Айнур Сөләйманов III урынны яулады. Камилла хәзерге вакытта ноябрь ахырларында уздырылачак Россия беренчелегенә әзерләнә. Үткән ялларда Мамадышта...

Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда 1998-1999 елгы егетләр һәм кызлар көч сынашты. Райондашларыбыз да әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлыклары буенча Круглое Поледан Камилла Елисеева - II, Айнур Сөләйманов III урынны яулады. Камилла хәзерге вакытта ноябрь ахырларында уздырылачак Россия беренчелегенә әзерләнә.
Үткән ялларда Мамадышта узган ирекле көрәш буенча республика турнирында безнең район данын Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Бәтке авылы спортчылары яклады. Ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 200дән артык спортчы көч сынашты.
Безнең район спортчылары - иң көчлеләр рәтендә. I урынны үз үлчәүләре буенча Круглое Поледан Нурислам Әхметов, Бәтке авылыннан Андрей Шиляев яулады. II урынга шулай ук үз үлчәүләре буенча Круглое Поле поселогыннан Валерия Кожевникова, Азамат Гайнетдинов, Бәткедән Илья Николаев һәм Данис Гайнатулин чыкты. III урынны Кнәз урта мәктәбе укучысы Эмиль Миникаев алды. Ярышлар зур әзерлектә оештырылган иде, яшүсмерләр бик теләп катнаштылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Рафаэль Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев