Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика буенча көч сынаштылар

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар, кызлар катнашты. Барысы бергә ярышларда 100дән артык спортчы, шул исәптән районның 16 мәктәбеннән укучылар җыелган иде. Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр...

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар, кызлар катнашты. Барысы бергә ярышларда 100дән артык спортчы, шул исәптән районның 16 мәктәбеннән укучылар җыелган иде. Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады, алар беренчелекне яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Яңа поселогы һәм Кнәз авылы мәктәпләре укучылары калды. 4х150 метрлы эстафетада пьедесталның баскычларына Бәтке, Биклән һәм Мусабай-Завод мәктәпләре спортчылары күтәрелде. Шәхси беренчелектә призлы урыннарда калган спортчылар түбәндәге таблицада бирелгән.

ЯДРӘ ЫРГЫТУ (КЫЗЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Диана Хамедова (Мусабай-Завод)

II урын

Зәринә Вагыйзова (Түбән Суыксу)

III урын

Нина Касакина (Борды)

ЯДРӘ ЫРГЫТУ (МАЛАЙЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Данис Гайнатуллин (Бәтке)

II урын

Айдар Усеинов (Комсомолец поселогы)

III урын

Данил Суворов (Круглое Поле)

ЙӨГЕРЕП КИЛЕП ОЗЫНЛЫККА СИКЕРҮ (КЫЗЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Азалия Шәрәпова (Яңа поселогы)

II урын

Софья Верхотурцева (Биклән)

III урын

Милена Хәкимова (Мусабай-Завод)

ЙӨГЕРЕП КИЛЕП ОЗЫНЛЫККА СИКЕРҮ (МАЛАЙЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Георгий Фостиков (Бәтке)

II урын

Тимур Сәлимов (Круглое Поле)

III урын

Георгий Чернов (Борды)

50 МЕТРГА ЙӨГЕРҮДӘ (КЫЗЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Алсу Җәләева (Бәтке)

II урын

Филия Нурмиева (Биклән)

III урын

Динара Нурмөхәммәтова (Күзкәй)

50 МЕТРГА ЙӨГЕРҮ (МАЛАЙЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Ринас Нуриев (Биклән)

II урын

Георгий Фостиков (Бәтке)

III урын

Дәниф Гайнетдинов (Комсомолец поселогы)

300 МЕТРГА ЙӨГЕРҮ (КЫЗЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Элиза Шәмсиева (Сосновый Бор поселогы)

II урын

Милена Хәкимова (Мусабай-Завод)

III урын

Филия Нурмиева (Биклән)

300 МЕТРГА ЙӨГЕРҮ (МАЛАЙЛАР АРАСЫНДА)

I урын

Ринас Нуриев (Биклән)

II урын

Дәниф Гайнетдинов (Комсомолец поселогы)

III урын

Арслан Гатауллин (Комсомолец поселогы)

Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев