Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң кадерлесе – туган авылыбыз Сабан туе

Җәй җитү белән күңел Сабан туен көтеп яши башлый. Туган-тумачалар, сабакташлар, дус-ишләр белән очрашып, күңел ачып алу өчен менә дигән форсат бит бу. Гадәттәгечә, милли бәйрәмебез эстафетасын иң элек авылларыбыз кабул итеп ала. Таң әтәчләре белән торып эш башларга күнеккән сала халкы монда да беренче. Әйе, язгы кыр эшләре төгәлләнгән, инде бераз ял итеп алырга да хакы бардыр җир кешесенең. Хәер, кемгәдер ял, ә кемгәдер зур сынау чоры. Егетлеккә, батырлыкка сыналыр чак та бит әле ул Сабан туе. Сүзем милли бәйрәмебезнең төп геройлары – көрәшчеләр хакында. Мәйданнарга чыгып, бил алышканчы үзләре белән очрашып, аралашып алырга дип без Мерәс авылының көрәшче егетләре янына юл тоттык.  

Тукай районы уңдырышлы кырлары белән генә түгел, ә көрәш йолдызларын кабындыручы буларак та элек-электән дан тота. Исемнәре республикабызның гына түгел, ә ил һәм хәтта дөньякүләм көрәш энциклопедияләренә алтын хәрефләр белән язылган легендар көрәшчеләр Раббани Шәрипов, Рәкип Хәмитов, Айрат Гыйлаевлар моның ачык бер мисалы. Аларның һәркайсы нәкъ менә шушы җирлектә туып, көрәш мәйданнарында чыныгып үскәннәр. 
Язмам геройлары Мерәс авылы егетләре дә данлыклы якташлары кебек, танылган спорт осталары булырга хыяллана. Шуңа да ел дәвамында атнасына өч тапкыр авыл мәктәбенең көрәш залында алар. Кышкы салкын буранмы урамда, көзге ачы җилме яки койма яңгырмы – бер генә шөгыльләнү дәресен дә калдырырга ярамый. «Төгәллек һәм сабырлык булганда гына уңышка ирешеп була. Моны бирегә йөрүче һәркем яхшы аңлый», – ди егетләрнең остазы Тимур Сафин. 
Бүгенге көнгә үзе дә көрәш тарихына исемен теркәп өлгергән тренер заманында нәкъ менә биредә билен ныгыткан. «Ирешкән уңышларым белән мин 2011 елда әлеге түгәрәккә нигез салган авылдашым Әбүзәр абый Миңнуллинга рәхмәтлемен. Ул миңа кайчандыр ак сөлге тоттырып, мавыктыргыч көрәш дөньясына ак һәм якты юл күрсәтте. Без исә аны озын һәм дәвамлы итәрбез, тапламабыз, уңышларыбыз белән һәрчак пакъларбыз», – ди республика һәм илкүләм турнирларда зур җиңүләргә ирешкән Тимур Марат улы. Әле быел гына да ул көрәш буенча Россия кубогы ярышларыннан кабат призлы урын алып кайтты. 
Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, укучылары да остазларыннан калышмый. Түгәрәккә йөрүче егетләрнең күбесе инде көрәш буенча район чемпионнары исеменә лаек. Бу гына да түгел, яшь кенә булсалар да, Татарстан буенча үтүче ярышларны да калдырмыйлар үзләре. Мисал өчен, биредә шөгыльләнүче 16 яшьлек Марат Газетдинов әле апрель аенда гына Актанышта үткән республикакүләм турнирда 60 килограмм авырлыктагылар арасында 3нче калды. 17 яшен тутырган Илгиз Дәүләтгәрәев исә тагы да югарырак баскычка күтәрелде, илкүләм турнирда 2нче урынга лаек булды. 
«Бу күрсәткечләрнең барысы да, әлбәттә, зур хөрмәткә лаек. Тик шулай да безнең өчен иң кадерле һәм иң якыны ул туган авылыбызның Сабан туе мәйданында үткән көрәш ярышлары», – ди яшь батырлар. Канат чыгарырга мөмкинлек биргән газиз туган җиреңдә тир түгеп бил алышуга ни җитә соң ул?! Чәчләренә чал кунган әби-бабайларның алкышлары, күрше абый-апаларның сынаулы карашлары, әткәй-әнкәйләрнең ухылдаулы тавышлары – менә нәрсә якын күңелгә... 
Бүгенге көндә исә егетләр нәкъ менә авыл батыры булып калу өчен спорт залында кайнаша. «Авыл Сабан туе – ул безнең еллык шөгыльләнүләребезнең үзенә күрә бер йомгагы бит», – ди тренер. Аларны анда авылның терәге, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин шәхсән үзе бәяли, махсус бүләкләрен дә тапшыра. Егетләрне ул авылның киләчәге дип өмет итә. Шуны да әйтергә кирәк, яшь батырларга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыручы да ул. Махсус тренажерлар, маталар аның ярдәме белән кайтарылган. Читкә ярышларга йөрү чыгымнарын да ул җитәкләгән хуҗалык каплый.
Әйтергә кирәк, егетләр мәктәп залында шөгыльләнү белән генә чикләнеп калмый. Иске Абдулга универсаль спорт мәйданчыгына йөриләр. Яшь көрәшчеләр бирегә килеп, футбол, баскетбол, волейбол уйнап, җитезлекләрен арттыра, буыннарын ныгыта. Кем белә, бәлкем киләчәктә үзләрендә дә шундый ук мәйданчык сафка басар. 
Мерәслеләр яшьтән үк хезмәткә дә тартыла. Көрәш түгәрәгенә йөрүче һәр егет, 7 яшьме аңа, 17ме, барысы да хуҗалыкта хезмәт куя. Кемдер көтү көтә, икенче берәүләре исә комбайнчы ярдәмчеләре булып тир түгә. Югарыда телгә алган данлыклы көрәшче, күрше Торнаташ авылы батыры Раббани агалары да, мисал өчен, 12 яшеннән инде колхозда эшләгән. Аның: «Авыр хезмәт – менә нәрсә миннән җиңүче ясады», – дип әйткәнен авылдашлары әле дә хәтерли. 
Әйе, егетләргә биредә Раббани агалары кебек тормышта үз урыннарын табарга бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Иң мөһиме теләк кенә булсын. Кирәк икән эшле дә итәләр, теләсәләр югары уку йортларына керү өчен дә юллар ачалар. 
Көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүче Раил Сайфуллин инде бу мөмкинлектән файдаланып та өлгергән. Хәзер ул стипендиат булып, Казан дәүләт аграр университетында югары белем ала. Остазлары Тимур Сафин исә әлеге уку йортын 2019 елны тәмамлады. Бүгенге көндә яшь тренер С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары да.
Әнә шулай егетләр көндәшләренә дә, авыл тормышы авырлыкларына да баш бирми җир-җимертеп гомер итәләр. «Көрәш безне барлык авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Келәмдә генә түгел, тормышта да характер, көч-егәр кирәк», – диләр алар. 
Илшат Солтанов.

Тимур Сафин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X