Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Федерация Кубогы ярышларына әзерлек бара

Яр Чаллыда милли көрәш буенча Республика турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 команда чыгыш ясады. Районыбыз данын Биклән авылы һәм Круглое Поле поселогы спортчылары яклады. 65 килограмм авырлыкта Илшат Миннебаев (Биклән), 70 килограмм авырлыкта Илназ Рамазанов (Биклән) I урын яуладылар. 33 килограмм авырлыкта Биклән авылы егете Нияз...

Яр Чаллыда милли көрәш буенча Республика турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 команда чыгыш ясады. Районыбыз данын Биклән авылы һәм Круглое Поле поселогы спортчылары яклады.
65 килограмм авырлыкта Илшат Миннебаев (Биклән), 70 килограмм авырлыкта Илназ Рамазанов (Биклән) I урын яуладылар. 33 килограмм авырлыкта Биклән авылы егете Нияз Сәрвәров II урынны алды. 50 килограмм авырлыкта булган көрәшчеләр арасында Азамат Гайнетдинов (Круглое Поле) III урында калды. Хәзерге көндә егетләр 28 ноябрь көнне Яр Чаллыда үтәчәк Федерация Кубогы ярышларына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев