Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы ярышлары тукайлыларны берләштерде

8 февраль көнне районың барлык авыл җирлекләрендә, республика акциясенә кушылып, чираттагы мәртәбә чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге чара районда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү, халыкны актив ял итүгә тарту максатларын күздә тотып оештырыла. 

Әлеге зур бәйрәмгә бу юлы да күпләгән халык җыелды. Спорт ярышында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшләүчеләр, укучылар, хокук саклау органнары, район үзәк больницасы, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, район башкарма комитеты һәм Советы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, гомумән, актив ял итәргә теләгән һәр кеше катнашты. Ул көнне барлыгы 3238 кеше старт сызыгына басты. Яшь категорияләренә карап, алар 500, 1000, 3000 метрлы дистанцияләрдә ярыштылар. 
Районкүләм чара Яңа поселогында узды. Барлык катнашучылар урман аша салынган чаңгы юлыннан узды. Нәтиҗәләр төрле категорияләрдә түбәндәгечә билгеләнде. 
10 яшькә кадәрге балалар арасында малайлардан беренче урынны Ришат Аббясов, кызлардан Дарина Семенова алды. 11-13 яшьлекләрдән беренчелек Рөстәм Мергановка һәм Альмира Нуретдиновага бирелде. 14-17 яшьлек егет-кызлардан иң өлгерләре дип Риназ Әминов һәм Айгөл Шәйдуллина табылды. 50 яшькә кадәрге ир-атлардан Рим Яппаров, 45 яшькә кадәрге хатын-кызлардан Татьяна Васикова беренче килде. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлардан беренче урын Индус Гарифуллинга, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлардан Рәмилә Газизовага бирелде. 
Барлык җиңүчеләр грамоталар, истәлек медальләре белән бүләкләнде. Чаңгы ярышы райондашларны берләштерде, киләчәктә дә мондый узышларда катнашу омтылышы бирде. Чаңгычыларның да, аларны күзәтеп торучыларның да кәефләре шат иде. Алар алга таба да ярышларда очрашырга сүз куешып таралыштылар. 

Илнур ГӘРӘЕВ, 
район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы. 

Фотолар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев